TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват4,902Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 32 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 8 февр.

Олимпия уеннарында Татарстаннан катнашкан ике спортчының берсе дүртенче урын алган Италиядә уза торган Кышкы Олимпия уеннарында ирләр арасында скиатлон ярышы тәмамланды. Татарстаннан булган, Русия такымында чыгыш ясаучы Савелий Коростелев узышта дүртенче урын алган. Беренче һәм өченче урыннарны Норвегиядән Йоханнес Клебо белән Мартин Лёвстрём Нюэнгет алганнар, икенче урында исә Франциядән Матис Делож. Коростелев Олимпиядада әле башка ярышларда да катнашачак дип көтелә. Татарстаннан быелгы Кышкы Олимпия уеннарында Русия такымында ике спортчы: чаңгычылар Дарья Непряева һәм Савелий Коростелев катнаша. Непряева хатын-кызлар ярышында 17нче булып килде. Скиатлон дип чаңгы ярышын атыйлар. Ул ике өлештән тора: башта чаңгычылар классик стиль белән барса, шуннан соң ирекле стиль куллана. Узыш уртасында спортчылар пит-стоп ясап, чаңгыларын алыштыра алалар. Русия һәм Беларус спортчылары Олимпия уеннарына Париж-2024 уеннарына охшаш шартларда кертелде: алар нейтраль статуста һәм индивидуаль дисциплиналарда гына чыгыш ясый. Русия спортчылары кышкы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасында такымнар парадында катнашмады. Олимпиадага кертелгән башка Русия спортчылары арасында фигурлы шууда – Аделия Петросян һәм Петр Гуменник, шорт-тректа – Алена Крылова һәм Иван Посашков бар. Тимераякта узышларда Ксения Коржова һәм Анастасия Семенова чыгыш ясаячак. Ски-альпинизмда Никита Филиппов, чана спортына Дарья Олесик һәм Павел Репилов, тау чаңгысы спортында Семен Ефимов һәм Юлия Плешкова катнашырга тиеш. ▪️2026 елгы кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары 6–22 февраль көннәрендә Милан һәм Кортина-д’Ампеццода уза, ярышларның бер өлеше Вальтеллина һәм Валь-ди-Фьемме төбәкләрендә үтә. 2022 елдан башлап беренче тапкыр Олимпиада Русиядә рәсми рәвештә күрсәтелә. ▪️2022 елның февраленнән Русия Украинага каршы сугыш башлаган өчен аның спортчылары халыкара турнирлардан, шул исәптән дөнья һәм Европа чемпионатларыннан читләштерелде. Бу хакта - монда укыгыз. @azatliqradiosi

402 views

Опубликован 8 февр.

Казанда Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән. Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарын башлыгы Альберт Салихов үз телеграм-каналында язды. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк. Әлеге бина республикада мәдәни мирас корылмасы статусына ия. Гимназиядә 731 бала белем ала. Ата-алар Салихов телеграм-каналына иртәгә балаларга укырга барасымы, әлеге бинада уку иминме дип кызыксына. Әле бу атнада башында гына Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылындагы 1нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасының түбәсе өлешчә җимерелгән иде. Шул ук вакытта Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерә. Республика әлеге төбәкләр өчен җаваплы итеп билгеләнде һәм даими рәвештә һуманитар ярдәм җибәрә. ▪️2026 елда республика бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. @azatliqradiosi

377 views

Опубликован 8 февр.

Литва татарларының Тракай районындагы җәмгыяте илнең төрле халыкларын берләштерүче Икмәк бәйрәмендә катнашты. Чарада нигездә кырымтатар ризыклары тәкъдим ителде. Аерым алганда пәхләвә, катлама һәм башка ризыклар. Шулай ук чарада Литва татарлары такмаклар, җыр-биюләр дә яңгырады. Литва татарларының тамырлары Алтын Урда чорына тоташа. Аларның иң якын "кардәшләре" — кырымтатарлар. Алар бирегә XIV гасырда — Литва кенәзе Витовт (Витольд) идарә иткән чорда ук җирләшкән. Татарлар Бөек Литва кенәзлегендә сыену урыны һәм яңа йорт тапкан, җирле халык белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырган. Алар үзләренең яңа Ватанына тугъры хезмәт иткән һәм аның чикләрен дошманнан саклаган. Үз чиратында Витовт татарларга үзләре яши торган җирләргә хокуклар һәм дин тоту иреге биргән. Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. Фото: Seit-Yahya Kazakov Facebbok бите @azatliqradiosi

395 views

Опубликован 8 февр.

Уфадагы тулай торакта һөҗүм: Хәбиров вакыйга урынына килмәде, һөҗүм итүче неонаци оешмасы тарафдары булган дип язалар Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яшәгән тулай торактагы һөҗүмнән соң берничә…

433 views

Опубликован 7 февр.

Уфадагы тулай торакта һөҗүм: Хәбиров вакыйга урынына килмәде, һөҗүм итүче неонаци оешмасы тарафдары булган дип язалар Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яшәгән тулай торактагы һөҗүмнән соң берничә сәгать вакыт узганнан соң гына республика башлыгы Радий Хәбиров пост чыгарды. Ул белем бирү йортларын саклауны көчәйтәбез диде. Яраланучыларның конкрет кайсы илдән булулары әйтелмәде, ләкин аларның туганнарын Русиягә китерүдә ярдәм итәрбез диде Хәбиров. Вакыйга урынына Башкортстан хөкүмәте вице-премьерлары Урал Килсенбаев һәм Ирек Сәгыйтов, эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, медицина университеты ректоры ВалентинПавлов килгән. Килсенбаев сүзләренчә, 15 яшьлек һөҗүм итүче Уфаның 111нче гимназиясендә 9нчы сыйныфта укыган. Аның бу адымга ник баруының сәбәпләре турында әйтмиләр. Журналист Ксения Собчакның "Осторожно медиа" телеграм каналы язуынча, егетнең исеме Александр "ул кискен уңчыл карашлы булган, шуңа күрә Африка, Һиндстан һәм башка илләрдән чыккан кешеләр яшәгән тулай торакны махсус сайлаган", дип яза. Шулай ук канал тулай торак диварына кан белән ясалган свастика фотосын да чыгарды. Куәт оешмаларына якын Baza телеграм каналы үсмер NS/WP неонаци оешмасы тарафдары булган дип язды. Тулрай торакта бу вакытта сакчы булмаган, ул кичке 11дә генә килә. Көндез анда вахтер гына утыра, аның ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен махсус төймәсе бар. Вахтер яралы, хастаханәдә. Былтыр декабрьдә Мәскәү өлкәсендәге Горки-2 бистәсендә урнашкан мәктәптә 9нчы сыйныф укучысы Таҗикстан ватандашы булган 10 яшьлек баланы пычак кадап үтерде. Һөҗүм итүче ультрауңчы карашларда булган диделәр.

433 views

Опубликован 7 февр.

Зеленский: АКШ Русия белән Украина арасындагы низагны июньгә бетерергә тели АКШ быелның июненә кадәр Русия белән Украина арасында тынычлык килешүенә ирешергә омтыла. Бу хакта шимбә журналистлар белән аралашканда Украина президенты Владимир Зеленский белдерде. Элегрәк Reuters агентлыгы үз чыганакларына сылтанып, АКШ тынычлыкка март аена ук ирешүне максат итеп куя дип язган иде. Әмма басма белән сөйләшкән кайбер белгечләр бу чынбарлыктан ерак дип саный. Reuters чыганаклары да, Зеленский да АКШның ашыгуын быел көз узачак Конгресс сайлаулары белән бәйли. Трамп эчке сәясәт мәсьәләренә игътибар бирергә мәҗбүр булачак. Зеленский сүзләренчә, сөйләшүләрдә Русия вәкилләре риторикасы үзгәргән. «Русия делегациясе инде буш “тарихи альманахлар” һәм экскурсларсыз чыгыш ясый. Хәзер сүзләр конкретрак: нәрсә эшлибез, нәрсә эшләмибез; нәрсәгә әзербез, нәрсәгә әзер түгел; утны туктатуны ничек күзәтәбез һәм башка шундый ачык мәсьәләләр турында бара», — диде ул. Шул ук вакытта Зеленский Русиягә ышанмавына басым ясый. Reuters агентлыгы 4-5 февральдә Абуз-Дабидагы сөйләшүләрдән соң язганча, АКШ майда Украинада сайлаулар һәм территория мәсьәләсе буенча референдум уздырырга тәкъдим итә. Әмма Reuters әңгәмәдәшләре моңа шикләнеп карый, чөнки Абу-Дабида территорияләр һәм Запорожье атом электр станциясенең киләчәге турында килешүгә ирешелмәгән. Зеленский да бүген Украина гаскәрләрен Донецки өлкәсеннән чыгаруны кире какты. Киев моны кабул ителмәслек дип саный, әмма демилитаризацияләнгән зона яисә махсус икътисади зона кебек «стандарт булмаган карарларны» тикшерергә әзер. Шулай ук Зеленский АКШ белән Украинада референдум үткәрү мөмкинлеге турында да сөйләшүләр баруын раслады. Украина президенты хәбәр итүенчә, өч яклы сөйләшүләр киләсе атнада Майами шәһәрендә узачак. Шул ук вакытта кичә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков сөйләшүләрнең АКШта узуы турында миңа билгеле түгел дигән иде.

411 views

Опубликован 7 февр.

❗️Уфада бер ир медицина университеты тулай торагы студентларына пычак белән һөҗүм иткән Бу хакта җирле медиа хәбәр итә. Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми мәгълүматларына караганда, биш кеше яраланган, һөҗүм итүче тоткарланган. Вакыйганың сәбәпләре әлегә…

419 views

Опубликован 7 февр.

❗️Уфада бер ир медицина университеты тулай торагы студентларына пычак белән һөҗүм иткән Бу хакта җирле медиа хәбәр итә. Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми мәгълүматларына караганда, биш кеше яраланган, һөҗүм итүче тоткарланган. Вакыйганың сәбәпләре әлегә хәбәр ителми. Baza һәм Mash телеграм-каналлары алты кеше зыян күрүе турында яза, алар арасында бер бала да бар. Куәт оешмаларына якын «112» каналы мәгълүматларынча, ике кеше авыр хәлдә, өчәүнең хәле уртача. Бала да уртача хәлдә хастаханәгә озатылган. Baza хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр арасында студентлар һәм полиция хезмәткәре бар. Һөҗүм чит ил студентлары яшәгән тулай торак корпусында, Репин урамы, 6нчы йорт адресы буенча булган.

393 views

Опубликован 7 февр.

КАМАЗның 2025 елда чиста зыяны 11 тапкыр арткан КАМАЗ ширкәтенең 2025 елдагы чиста зыяны 37,03 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 11 тапкырга күбрәк: ул чакта зыян 3,35 млрд сум булган. Бу хакта ширкәт хисабында әйтелә. Хисап чорында керем 2,5%ка кимеп, 315,2 млрд сумга төшкән. КАМАЗның тулаем табышы якынча 32 тапкырга азайган — 757 млн сумга кадәр. Сату эшчәнлегеннән килгән зыян 22,9 млрд сумны тәшкил иткән, бер ел 909 млн сум табыш алынган булган. Декабрь аенда КАМАЗ алдагы ун елга исәпләнгән ачык стратегиясен тәкъдим итте: автогигант 2036 елга кадәр керемне якынча 60%ка арттырып, 977 млрд сумга җиткерергә, ә чит ил базарларындагы сату өлешен 17%ка кадәр күтәрергә ниятли. Документтан күренгәнчә, йөк автомобильләре сату күләме дә 2024 елдагы 35 меңнән 2036 елда 56 меңгә кадәр үсәргә тиеш. Стратегияне яңарту, шул исәптән, Русия базарында зур йөк машиналарына ихтыяҗның кискен төшүе белән бәйле: 2024 елда 111 мең машина сатылган булса, 2025 елда бу күрсәткеч 52 меңгә калган. Алдагы елларда исә ихтыяҗның әкренләп кенә артуы фаразлана.

392 views

Опубликован 7 февр.

7 февраль — Татарстан туграсы көне. Ак барс — республика халкын яклаучы, ә кашкарый чәчәге — яшәү чишмәсе, озын гомер символы. Ә менә алтын, кызыл, ак һәм яшел төсләр нәрсәне аңлатканын беләсезме?

406 views

Опубликован 6 февр.

Бардада татар галиме һәм милли хәрәкәт ветераны Рәшит Ягъфәровны искә алдылар Бүген Пермь краеның Барда мәдәният һәм ял үзәгендә татар галиме, милли хәрәкәт ветераны, фольклорчы Рәшит Ягъфәров иҗатына багышланган XIII "Ягъфәр укулары" төбәк бәйгесе узды. 6 февральдә милләтпәрвәр галимгә 80 яшь тулган булыр иде. Ул 2008 елда вафат булды. Рәшит Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының Күчтәнти Баш авылында туган. 1973 елда исә Казанга килә һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Төрле елларда югары уку йортларында укыта. Ягъфәров – татар милли хәрәкәте лидерлары һәм Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) оештыручыларның берсе, Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1999–2005 елларда аның рәисе. Ягъфәров Бөтентатар мәгариф берлеген оештыруда катнаша, 1992–2000 елларда аның рәисе булып эшли «Шигърият чишмәләре», «Татар халкының уен кораллары» дигән гыйльми монографияләр, «Балалар фольклоры», «Татар халык уеннары», «Уеннар» кебек егермеләп фольклор җыентыгы, 600дән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы. 2006 елда «Тулпар моңы» дигән шигырьләр китабы нәшер ителде.

421 views

Опубликован 6 февр.

Казанның «Әминә» мультсериалы Русиядә милли проектлар бәйгесендә җиңгән Казан мэриясенең «Әминә» проекты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә үткәрелгән VIII Русиякүләм иң яхшы практикалар бәйгесендә җиңгән. Татар телендә 32 мультфильмнан торган цикл «Дәүләт хакимияте оешмаларының иң яхшы практикалары» номинациясендә беренче урынны яулаган. Бу — әлеге конкурста Казанның инде өченче җиңүе. Моңа кадәр «Туган телләр поезды» һәм «Тормыш агачы» проектлары да җиңгән иде. «Әминә» — иң кечкенәләр өчен төсләре бай, истә кала торган җырлар белән баетылган 32 өйрәтүче мультфильмнан торган цикл. Җырларның авторлары — шагыйрә Резеда Гобәева һәм композитор Миләүшә Хәйруллина. Видеоларның төп каһарманы — Әминә исемле кызның тавышын «Апуш» балалар татар театр студиясе шәкерте Мәликә Бариева яңгырата. Мультфильмнарны «Татармультфильм» такымы әзерләгән. 2024 елда «Әминә» «Алтын минбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы милли кыска метражлы фильм» номинациясендә җиңү яулады. 2025 елда проектның сайты эшли башлады: анда мөльтфильмларны карарга, шулай ук җырларны, шигырьләрне һәм җырларның “минус”ларын йөкләп алырга мөмкин. Азатлык Радиосының Әйдә!Online проекты исә татар телен өйрәнергә теләүче төрле яшьтәге һәм төрле тел дәрәҗәсе өчен тулы курслар тәкъдим итә. Аның материалларын түбәндәге сылтамалар аша кереп карый аласыз: 👉Сайт 👉Телеграм 👉YouTube 👉Инстаграм 👉ТикТок

420 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••303132333435•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384