TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват3,824Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 4 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 6 апр.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дагыстанда көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Геджухский сусаклагычы дамбасы ишелгән. Берничә бистәне су баскан. Дербент районында су агымы алып китү нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Коткаручылар аларны судан алып чыккан, әмма алар хастаханәдә үлгән. Шулай ук Мамедкалы бистәсе районында "Кавказ" федераль юлы күпере ишелгән. 🔸Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Одессада өч кеше һәлак булган. Шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак белдерүенчә, тагын ун кеше яраланган һәм аларның икесе авыр хәлдә. Һөҗүм нәтиҗәсендә ике күпкатлы бина, 12 шәхси йорт, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, кибет һәм 27 машинага зыян салынган диде Лысак. 🔸Фетнәчел Луһански "халык республикасында" электр подстанциясе зарарлану сәбәпле 41 шахтер күмер базыннан чыга алмый. Бу хакта Мәскәү тарафыннан билгеләнгән "ЛХР" җитәкчесе Леонид Пасечник хәбәр итте. ТАСС һәм "Интерфакс" язуынча, электр станциясенә Украина кораллы көчләре һөҗүм иткән. 🔸«Артемида II» миссиясе астронавтлары беренче тапкыр Айның кире ягын күргән. Бу хакта экипаж миссиясе BBC-га сөйләгән. 🔸Башкортстанда язгы ташу сәбәпле, дистәләгән юл участокларын су баскан, юл хәрәкәте чикләнгән. Республиканың гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов әйтүенчә, барлыгы 12 районда 20ләп очрак контрольгә алынган. @azatliqradiosi

271 views

Опубликован 5 апр.

Финляндия башкаласы Һелсинкидагы татар мәхәлләсендә беренче тапкыр Казакъстаннан баш мөфти Наурызбай хаҗи Таганулы булып китте Бу хакта мәхәллә имамы Рамил Беляев үзенең Facebook битендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мөфти Финляндиянең баш епископы Тапио Луома һәм татар мәхәлләсе чакыруы белән килгән. Узган ел Луома Казакъстанда узган дөньякүләм дин җитәкчеләре конгрессында катнашкан һәм шунда мөфти белән очрашкан. Нәкъ шул вакытта ул аны Финляндиягә чакырган. Мөфти бу чакыруны кабул итеп, тарихта беренче тапкыр Финляндиягә сәфәр кылган. Сәфәр чәршәмбедән якшәмбегә кадәр дәвам иткән. Аның төп максаты — Финляндиядәге мөселманнар һәм татар азчылыгы белән очрашу, шулай ук архиепископ белән аралашу булган. Баш мөфти җитәкчелегендәге делегация татар мәхәлләсе бинасына җомга көнне килгән. Алар мәхәллә белән танышкан, башкарма әгъзалар һәм дини эшләр комитеты вәкилләре белән очрашкан. Кунакларга мәхәлләнең тарихы, бинаның ничек төзелүе һәм бүген ничек кулланылуы турында сөйләгәннәр, китаплар һәм архив материаллары күрсәткәннәр. Аннары мөфти җомга намазын җитәкләгән. Бу вакыйга тарихи әһәмияткә ия, чөнки Финляндиядә Казакъстан баш мөфтиенең моңа кадәр җомга намазын укытканы булмаган. Мәхәллә вәкилләре бу чара турында татарлардан тыш башка милләт вәкилләренә дә хәбәр иткән. Җомга намазында казакълар, үзбәкләр, кыргызлар, төрекләр дә катнашкан. Вәгазь казакъ телендә сөйләнгән. Имам сүзләренчә, баш мөфти вәгазендә Финляндия хакимиятенә мөселманнарга ирекле рәвештә дин тоту мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдергән. Ул мөселманнар арасында бердәмлек һәм тынычлык кирәклеген ассызыклаган, дөньядагы низаглар шартларында үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искәрткән. Шул ук көнне мөфти Һелсинкидагы мөселман зиратына барып, шәһит киткәннәргә, мәрхүмнәр рухына дога кылган. Рамил хәзрәт бу сәфәрне диннәр арасындагы диалог өчен мөһим адым дип атый. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

281 views

Опубликован 5 апр.

Көчле яңгырлардан соң Дагыстанның Махачкала шәһәрендә өч катлы йорт ишелгән. Бу хакта видеоларны җирле пабликлар тарата. Шаһитләр сүзләренчә, бинаның нигезе утыра башлаган, шуннан соң йорт кинәт җимерелгән. Күрше йортларда яшәүчеләр эвакуацияләнгән, чөнки туфрак һаман да ишелә һәм тагын күпкатлы өч йортка җимерелү куркынычы яный. ТАСС Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтанып хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк. Бу соңгы бер атна эчендә төбәктә булган икенче зур су басу очрагы. Март ахырында Дагыстанда су басу нәтиҗәсендә 800дән артык йорт су астында, ә 132 авыл электрсыз калды. @azatliqradiosi

273 views

Опубликован 5 апр.

Башкортстанның Калтасы районындагы Семенкино һәм Братовщина авылларында юллар булмау сәбәпле, яңгырдан соң, мәктәп автобусы батып кала һәм укучылар башка авылга җәяү йөрергә мәҗбүр UTV каналы Telegram-каналы хәбәр итүенчә, Семенкино авылы балаларына Актугандагы мәктәпкә бару өчен өч чакрым, ә Братовщина авылындагыларга 22 чакрым җәяү атларга туры килә. "Семенкинодан 12 бала йөри, көздән тагын беренче сыйныфка өч бала китәчәк. Братовщинадан дүртәү укый... Автобус батып калу сәбәпле, мәктәпкә кадәр җәяү баралар, экстрен хезмәтләр, шул ук ашыгыч ярдәм машинасын чакырту турында сүз дә була алмый. Алар моннан уза алмый. Кайвакыт мәрхәмәтле авылдашлар балаларны китереп куя. Ел саен шул ук бер проблем, һич хәл ителми", дип сөйләгән җирле халык. Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчелеге Русиянең Украинадан басып алган шәһәрләрен төзекләндерү өчен акчаны гел таба. Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәренә даими ярдәм итеп килә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров быелгы юлламасында Красный Луч шәһәрендә өч ел эчендә якынча 5 млрд сумга 238 торак йорт, социаль һәм инфраструктур объектлар торгызылуы турында әйтте. Быел 157 объект төзекләндерәләчәк. Башкортстан акчасына анда мәктәп тә салынды. @azatliqradiosi

275 views

Опубликован 5 апр.

Русиядә мәхкәмә әсирлеккә төшкән кырымтатарын Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепләп ирегеннән мәхрүм итте Дондагы Ростов мәхкәмәсе Номан Челебиджихан исемендәге батальонның 48нче бүлегендә хезмәт итүче кырымтатар Сейран Асановны "террорчылыкта" гаепләп 20 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Беренче биш елын Асанов төрмәдә уздырырга тиеш булачак. Бу хакта Русиянең Көньяк бүлгесе хәрби мәхкәмәсе матбугат үзәге хәбәр итә. Асанов инде 2024 елның 18 октябреннән бирле сак астында тотыла. Русия хакимиятләре белдерүенчә, ир-ат «дошман ягына чыгарга һәм Номан Челебиджихан исемендәге террорчы кырымтатар батальоны сафларында катнашу өчен үзе теләп Украина кораллы көчләре составына керергә булган». ▪️Номан Челебиджихан төркеме – 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора. ▪️2022 елның июнендә Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальонны террорчы дип тапты һәм илдә аның эшчәнлеген тыйды. Мәхкәмә фикеренчә, батальон оештыруның максаты – "Русиянең бөтенлеген бозу, ә төп бурычларыннан берсе – Кырым республикасын корал белән яулап алу". ▪️Кырым ресурс үзәге белдерүенчә, Номана Челебиджихан батальонында катнашу өчен Русия хакимиятләре ким дигәндә 66 кешене тоткарлаган: аның 19сы - Кырымда, 47се - Херсон өлкәсендә. ▪️Узган ел Русиянең Мәләкәс төрмәсендә Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепләнеп, сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар Рустем Вирати үлде. Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров сүзләренчә, ир төрле җәфалауларга дучар булган. @azatliqradiosi

281 views

Опубликован 4 апр.

🇺🇸🇮🇷АКШ президенты Доналд Трамп 48 сәгатьтән соң Иранга «җәһәннәм ишеләчәк» дип белдерде. Элегрәк АКШ тәкъдим иткән утны туктату килешүеннән Тәһран баш тарткан иде. «Исегездәме, мин Иранга килешү төзергә яки Һормуз бугазын ачарга ун көн вакыт биргән идем. Вакыт чыга — 48 сәгатьтән соң аларга җәһәннәм ишеләчәк», — дип язган АКШ президенты социаль челтәрендә. Элегрәк The Wall Street Journal һәм Fars иран агентлыгы чыганакларга сылтама белән апрель башында Тәһранның Вашингтонның 48 сәгатьлек утны туктату тәкъдимен кире кагуы турында хәбәр иткән иде. Шулай ук The New York Times-ка ике Иран һәм бер Пакыстан түрәсе белдерүенчә, Иран хакимияте АКШ белән вакытлы килешү төзергә теләми һәм сугышны тулысынча тәмамлау белән генә кызыксына. Моннан тыш, Иран җитәкчелеге, хәтта тынычлык килешүе төзелсә дә, Израил берничә айдан соң яңадан һөҗүм ясарга мөмкин дип борчыла. @azatliqradiosi

335 views

Опубликован 4 апр.

Төрки телләрдәге Википедияләр арасында татарча Википедия мәкаләләр саны буенча төрекнекен узып китте Татар Википедиясендә - 706 096, төрекнекендә 675 824 мәкалә, башкортныкында 63 954 мәкалә. Бу хакта төрки телләрдәге википедияләр статистикасыннан күреп була. Википедия һәркем үзе тутыра алган электрон энциклопедия. Анда бөтен теләгән кеше дә язмаларын өсти ала. Шулай итеп, Википедия барлык телләргә дә бердәй мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ул шул телләрдә сөйләшүче яки язучы кешеләрнең чынбарлыктагы үз телләренә булган кадерен яки кулланылыш мөмкинлеген дә күрсәтә ала. Татар Википедиясендә 117 актив катнашучы бар, төрекнекендә - 5285, башкортныкында - 76. ♦️Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачылды. Башта ул тулысынча латин әлифбалы булды. 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе актив рәвештә кирил әлифбасын куллана башлады. Һәм бер елда аңа яңадан бер меңнән артык "тере" мәкалә өстәлде. @azatliqradiosi

627 views

Опубликован 4 апр.

"Украинаның асаба халыклары турындагы" канунны тормышка ашыру "урыныннан кузгалды" Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленскийның фәрманы чыкканнан соң Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белдерде. 2 апрель көнне Зеленский офисы хөкүмәткә Кырымтатар Мәҗлесенә кырымтатар халкының вәкиллек итүче оешмасы буларак хокукый статус бирү мәсьәләсен хәл итүне тәэмин итәргә йөкләгән фәрман чыгарды. Текстка ярашлы, әлеге документ кырымтатар халкының тотрыклы үсешкә хокукын гамәлгә ашыруны, аның милли, мәдәни, тел һәм дини үзенчәлеген гарантияләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Чубаров "Украинаның асаба халыклары хокукларын яклауда" күрсәткән сәяси ихтыяр һәм өзлекле эшчәнлек өчен Зеленскийга рәхмәт белдерде. Зеленский сүзләренчә, Кырымтатар Мәҗлесе һәрвакыт кырымтатар халкының вәкиллек итү оешмасы булган, ә хәзер бу статус юридик һәм сәяси яктан рәсми рәвештә ныгытыла. Кырымтатар Мәҗлесе 1991 елда оешты һәм әлеге халыкның бердәнбер югары вәкаләтле башкарма оешмасы булып тора. Әмма шул вакыттан бирле ул тиешле хокукый статуска ия булмаган. "Әлеге юридик мәсьәлә хәл ителгәннән соң, Мәҗлес, аерым алганда, дәүләт програмнарын эшләүдә катнаша алачак һәм кырымтатар халкының мәнфәгатьләрен тулы күләмдә яклау мөмкинлегенә ия булачак", диелә президент сәхифәсендә. @azatliqradiosi

285 views

Опубликован 4 апр.

✍️Быел 17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант узачак. Оештыручылар елдан елга аны язучылар арта дип белдерә. 2019 елда диктантны 60 мең кеше язса, 2025 елда катнашучылар саны 405 меңгә җиткән, ди алар. Гадәттәгечә, диктант онлайн һәм офлайн форматларда үтәчәк дип көтелә. Теләүчеләр аны БСТ, "Тамыр" телеканалларында, "Ашкадар" радиосында, акциянең рәсми сайтында һәм оештыручыларның социаль челтәрләрендә тыңлап яза алачак. Диктантны офлайн язу өчен исә Башкортстан районнарында, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә мәйданчыклар оештырылачак. Чара харитасында мәйданчыклар Беларус, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан илләрендә күрсәтелә. Быелгы акциянең төп үзенчәлеге – ясалма акыл технологияләрен куллану. Оештыручылар компьютерда җыелып онлайн җибәрелгән текстларны ясалма интеллект тикшерәчәк ди. — Без технологияләрне туган телне үстерү хезмәтенә куйдык, — дип белдерә алар. Узган еллардагы кебек үк, диктантны быел да "төньяк-көнбатыш диалект"та язалар. Белгечләр чынлыкта бу диалектның татар теле булуын әйтә. Башкортстанда "төньяк-көнбатыш диалектын" аерым билгеләү һәм диктантны яздыру 2020 елда башланды. Республиканың төньяк-көнбатышында яшәүчеләр, татарча сөйләшәбез дип исәпләүчеләр моңа ризасызлык белдереп килә, башкортлаштыру сәясәтенең чагылышы дип күрә. Кайбер белгечләр бу гамәлләрне республика башлыгы Радий Хәбиров һәм Азат Бердин, Салават Хәмидуллин кебек идеологларга бәйли. Шул ук вакытта, "төньяк-көнбатыш диалект"ны яклаучылар да бар. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

301 views

Опубликован 3 апр.

"Түбән Кама нефтехим" ширкәтендә шартлау турында ниләр билгеле? Төп мәгълүматны кыска видеога җыйдык. #Татарстан @azatliqradiosi

302 views

Опубликован 3 апр.

Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы Ay Yola башкорт төркеме Төркия президенты белән очрашкан Артистларның Төркиягә бару сәбәбе – Нәүрүз бәйрәме һәм TRT AVAZ телеканалының 17 еллыгына багышланган концертта катнашу. Ay Yola төркеме бу очрашу турында "Ул (Эрдоган – ред.) безнең иҗатыбызны югары бәяләде. Очрашуда курай моңы яңгырады, сөйләшү җылы, дустанә атмосферада булды", дип язды. ▪️Март аенда төркемнең Европа буйлап туры булмый калды. Артистлар моны аларга виза бирмәүләре белән аңлатты. Европа турына чит илдәге башкорт активистлары каршы чыккан иде. ▪️Төркия Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы мәсьәләсендә нейтралитет сакларга тырыша. Ул ике араны җайлар өчен үз мәйданын бирә. Моннан тыш Төркия Украина белән хәрби саклану өлкәсендә хезмәттәшлек алып бара. Бу хакта тулырак 👉безнең сайттаукыгыз. #Башкортстан#Төркия#сугыш @azatliqradiosi

310 views

Опубликован 3 апр.

"Тылда хезмәт итү" өчен – 1,3 миллион сум Әлмәт кешесен ришвәт схемасы оештырган өчен тоткарлаганнар, дип яза Чаллы медиасы. Тикшерү мәгълүматына күрә, ул Русия хәрбиләренә "гарантияләнгән" тыл хезмәте тәкъдим иткән. Моның өчен ул 1,3 миллион сум сораган. Акчалар, янәсе, хәрби вазифалы затларга ришвәт итеп бирелгән, аннары төркем катнашучылары арасында бүленгән. Гомуми зыян 20 млн сумнан арткан. Схеманы оештыручыдан тыш тагын берничә кеше тоткарланган, алар арасында – кораллану бригадасы җитәкчесе урынбасары. ▪️Татарстан – Русиянең Украинага каршы сугышта иң күп кешене югалткан төбәкләрнең берсе. Хакимият сугышка югары түләүләр белән җәлеп итә. ▪️Азатлык радиосы Татарстаннан кимендә 8244 кеше үлемен ачыклаган. Шул исәптән, Чаллыдан – кимендә 850, Әлмәттән – кимендә 394 үлемне раслап булды. #сугыш @azatliqradiosi

283 views

Hashtags

123456•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384