TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват3,818Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 5 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 3 апр.

Уфада интернет иреге өчен митинг үткәрергә теләгән студент кызга 30 мең сум штраф салганнар Студент кыз Уфа мэриясенә 12 апрельгә интернетка чикләүләргә каршы митинг үткәрү турында гариза тапшырган. Шуннан соң уку йортына полиция һәм махсус хезмәтләр килгән, студент кызның телефонын алганнар. Анда TikTok социаль челтәрендә, имеш, Русия армиясен "дискредитацияләүче" материал табылган, һәм аңа административ эш кузгатылган. Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз. #Башкортстан

258 views

Опубликован 3 апр.

Русиянең Украинага каршы сугышы 1500 көн дәвам итә Бу көнгә Азатлык Радиосы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 17 663 сугышчының үлемен раслады. Бу санны "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi

272 views

Опубликован 3 апр.

Хәерле иртә! 3 апрель, җомга иртәсенә нинди мөһим хәбәрләр бар? • Татарстанда дроннар һөҗүме куркыныч режимы игълан ителде. Казан һава аланында томан аркасында якынча 90 очыш тоткарлана. • Русиядә узган төндә 192 дрон бәреп төшерелгән, ди Русия Саклану министрлыгы. • Ульяновски өлкәсендә Чиләбе–Мәскәү юнәлешендәге юлчы поездның җиде вагоны рельстан чыккан. Telegram-каналлар өч кешенең зыян күрүе турында яза. • Кытайда, шул исәптән Русия белән чиктәш төбәкләрдә, тилчә (ящур) чире таралуы теркәлгән. • AY YOLA төркеме Төркиянең TRT AVAZ телеканалында Нәүрүз бәйрәменә багышланган махсус концертта чыгыш ясаган. Шуннан соң төркем Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашкан. • "Орион" галәм корабы Айга таба юл алган, дип белдерде NASA җитәкчесе Джаред Айзекман. Artemis II миссиясе кысаларында дүрт астронавт Айның кире ягын әйләнеп чыгачак. @azatliqradiosi

289 views

Опубликован 2 апр.

❗️Уфада дрон күпкатлы йортка эләккән, янгын чыккан Уфага Украина кораллы көчләре һөҗүме турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та үз Телеграм-каналында хәбәр итте. "Берничә дрон нефть эшкәртү корылмасына очып килгәндә бәреп төшерелде, берсенең калдыгы…

307 views

Опубликован 2 апр.

Уфада интернетны томалауга каршы митинг оештыруны сорап мөрәҗәгать итүче студент кызны “армияне дискредитацияләү”дә гаепләгәннәр. Җирле көллияттә укучы 18 яшьлек Марияне (исеме иминлек сәбәпле үзгәртелгән) гаепләүләре турында “Рассвет” фиркасе бүлеге хәбәр итә. Мәгълүматларга күрә, студент митинг турында белгертү биргәч үк көллияткә махсус хезмәт вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре килеп кызның телефонын тартып алган, анда Тик-токта имеш “армияне дискредитацияләүче” ниндидер материаллар тапкан. Мәхкәмә бүген узарга тиеш. @azatliqradiosi

313 views

Опубликован 2 апр.

Казан төркеме нугай театрында Сөембикә турында спектакль куйган Нугай дәүләт драма театрында «Суюмбийке. Шоьл кызы» («Сөембикә. Дала кызы» спектакленең премьерасы булган. “Реальное время” язуынча, спектакль саунд-драма буларак әзерләнгән. Пьесада XVI гасыр…

292 views

Опубликован 2 апр.

Казан төркеме нугай театрында Сөембикә турында спектакль куйган Нугай дәүләт драма театрында «Суюмбийке. Шоьл кызы» («Сөембикә. Дала кызы» спектакленең премьерасы булган. “Реальное время” язуынча, спектакль саунд-драма буларак әзерләнгән. Пьесада XVI гасыр вакыйгалары кысаларында «нугай ханбикәсе» тарихы бәян ителә. Ногай мәдәнияте өчен бу спектакль аеруча, сакраль әһәмияткә ия, — ди басмага теарт мөдире Гөлфия Кокоева. — Соңгы вакытта Сөембикә образы күбрәк Казан тарихы аша кабул ителә иде, әмма без аның тамырларына басым ясарга булдык. Спектакльнең режиссеры – Казаннан Булат Минкин. Ул Казан театр училищесы Марина Шишкарева белән текстны да язган. Рәссам-куючы Гүзәл Гарипова, композиторы – Илнар Фәйзуллин. Алар Терекле-Мәктәбе авылында эшләгән. Нугай театры 2001 елны Дагыстанның Нугай районында барлыкка килгән. 2014 елны алар Татарстанда да спектакль куйды. Русиядә нугайларның күпчелеге Дагыстанның Нугай районында яши. 📷Реальное время @azatliqradiosi

593 views

Опубликован 2 апр.

Кыскача башка хәбәрләр: 🔸Уфада дрон һөҗүменнән соң "Башнефть-Новойл» ширкәтендә янгын чыккан. Бу хакта ASTRA яза. "Башнефть-Новойл» "Роснефть"кә караучы "Башнефть" ширкәтенең бер филиалы. Ширкәт мотор майлары, авиация һәм реактив ягулык, дизель ягулыгы, битум һәм башка нефть продуктлары җитештерә. Шулай ук дрон торак йортка эләкте. Анда яшәүчеләрне вакытлыча шәһәрнең Гафури урамындагы мәгариф үзәге бинасына күчергәннәр. 🔸Төнлә Русиянең дистәләрчә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда Казан, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Башкортстанда Уфа һава аланы ябылып торды. Очышлар кабат тоткарлана. 🔸АКШ президенты Доналд Трамп ил халкына мөрәҗәгатендә Иранга каршы чараның максатлары «нигездә үтәлде» дип белдерде һәм якын атналарда көчле һөҗүмнәр ярдәмендә Иранны "таш гасырга" кайтарырга вәгъдә итте. Президент шулай ук АКШка Һормуз бугазы «кирәк түгел» дип өстәде һәм аның аша нефть алучы илләргә юлны ачуны үзләренә кайгыртырга киңәш итте. 🔸Ким дигәндә 50 елдан соң АКШның Флорида штатындагы Кеннеди галәм үзәгеннән Айга беренче пилотлы очыш җибәрелде. Сәяхәт якынча ун көн дәвам итәчәк. 🔸47 яшендә юл казасында рэпер Артём «Fuze» Бровков һәлак булган. Бу хакта аның хатыны белдергән. Петербурда Krec төркеме булдырган Бровков Украинадагы сугышка ачыктан-ачык каршы булды, Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. @azatliqradiosi

298 views

Опубликован 2 апр.

❗️Уфада дрон күпкатлы йортка эләккән, янгын чыккан Уфага Украина кораллы көчләре һөҗүме турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та үз Телеграм-каналында хәбәр итте. "Берничә дрон нефть эшкәртү корылмасына очып килгәндә бәреп төшерелде, берсенең калдыгы сәнәгать зонасына төште, зыян күрүчеләр юк. Хәзер ширкәт җирлегендә утны сүндерү эше бара. Тагын бер дрон Гафури урамындагы күпкатлы йортка эләкте", диде ул. Хәбиров сүзләренчә, беркем дә зыян күрмәгән. «Осторожно, новости» язуынча, йортка дрон җирле вакыт белән 7 сәгатьтә эләккән. Astra җирле халыкка сылтанып язуынча, Уфа нефть эшкәртү корылмасындагы көчле янгын шәһәрнең төрле районнарыннан күренә. ▪️Соңгы тапкыр Уфа шәһәренең төньяк сәнәгать зонасында, төбәкнең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләре тупланган урынга һөҗүм 22 мартта булды. Ул вакытта да янгын чыкты. 📷Astra, Exilenova+ @azatliqradiosi

307 views

Опубликован 1 апр.

"Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстаннан татар активистын Русиягә тапшырмаска сорый "Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстан премьер-министрына мөрәҗәгать итеп, татар сәяси эмигранты Илфат Гәрәевны Русиягә бирмәскә чакырды. 22 яшьлек активист Гәрәев Татарстан халкын репрессив сәясәттән, мобилизациядән һәм ислам принципларының бозылуыннан яклап чыгыш ясаган, диелә белдерүдә. Оешма аны Мәскәүнең республикаларга карата сәясәтен тәнкыйтьләгән яңа буын татар яшьләренең бер мисалы дип атый. 2023 елдан бирле Гәрәевкә каршы "террорчылыкны аклау" һәм "дәүләт иминлегенә каршы өндәүләр" маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелгән. Лига фикеренчә, бу – сәяси оппонентларны эзәрлекләү өчен кулланыла торган гадәти гаепләүләр. Мөрәҗәгатьтә искәртелгәнчә, халыкара хокук нормалары сәяси характердагы эзәрлекләү очрагында экстрадициядән баш тарту мөмкинлеген бирә. Шулай ук Русия рәсмиләре тарафыннан халыкара хокук принципларын кире кагу турындагы белдерүләр дә телгә алына. "Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстан хакимиятләрен Гәрәевне Русиягә тапшырмаска, аны мәҗбүри кайтарудан якларга һәм имин илгә китү мөмкинлеген тәэмин итәргә чакыра. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

300 views

Опубликован 1 апр.

Бүген Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде. Мөфтиятнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 50дән артык аксакал Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән урынга һәм Сөембикә манарасы янына Коръән укыган, Казанны алганда шәһит киткәннәр рухына багышлап дога кылганнар Шулай ук алар Казанның Иске Таш мәчетенә килгән, мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында дога кылганнар. Мәчеттә Аксакаллар шурасының гомум җыелышы да булган, вәгазь тыңлаганнар, намаз укыганнар. Татарстан мөфтияте бу чараны алтынчы тапкыр үткәрә. Татар милли хәрәкәт вәкилләре “Хәтер көнен” 15 октябрьдә уздыра. ▪️2021 елны аксакаллар шурасы татар халкының фаҗигаи көнен көзен билгеле бер көндә түгел, Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә кирәк, диделәр. Мөселман календаре буенча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар. @azatliqradiosi

311 views

Опубликован 1 апр.

Татарстанда “Ирек” дигән хокук яклау үзәге ачылган Үзәк үз Telegram-каналында язуынча, алар инде үз эшләре турында Русия юстиция министрлыгына белгертү юллаган. Telegram-да кайнар элемтә булдырган. Хокук яклаучылар кеше хокуклары бозылуын күзәтәчәк, киңәшләр белән ярдәм итәчәк һәм мәхкәмәләрдә сезне вәкиллек итәчәк, шулай ук хокукларны яклау турында чаралар оештырачак. “Миссиябез – хокуклары һәм ирекләре кысылган һәр кешене яклау”, диелә аларның хәбәрендә. Проект үз эшен республиканың 43 районында алып бармакчы. Әгәр сез республикага хокукый үзгәрешләр алып килүне якынайтырга, хезмәттәшлеккә һәм бергә эшләргә әзер икәнсез, без юристларны, волонтерларны һәм җәмәгать оешмасы вәкилләрен көтәбез, диелә алар хәбәрендә. ❓Ничек уйлыйсыз, хәзерге Русиядә тулы күләмдә хокук яклау белән шөгыльләнү мөмкинме? @azatliqradiosi

278 views
1234567•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384