TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 6 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 1 апр.
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү эше дәвам итә Хәзерге вакытта сүтелгән һәйкәл Черниговка сәнәгать зонасындагы махсус урында саклана. "Башинформ" агентлыгына төзекләндерүчеләр төркеме җитәкчесе Андрей Кудрявцев хәбәр итүенчә, төп максат һәйкәлне иске буяу катламнарыннан тулысынча чистарту, кимчелекләрне ачыклау һәм эретеп ябыштыру җөйләрен чистарту. Белгечләр билгеләп үткәнчә, һәйкәлнең гамәлдәге торышы 1960нчы еллардагы башлангыч өлгедән нык аерыла. Һәйкәлне 2027 елга урынына кайтарырга тиешләр, ләкин кайбер башкорт активистлары аның кайтарылачагына ышанмый. 📷"Башинформ" @azatliqradiosi
Опубликован 1 апр.
❗️"Түбән Кама Нефтехим" ширкәте кичәге фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарына 10 миллион сум түләячәк Шулай ук барлык җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алачак. Яраланып хастаханәдә ятучыларга өч миллион сум биреләчәк. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев белдерде. Шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде. Яраланучыларның бер өлеше Мәскәү шәһәре хастаханәсенә озатылган. Калганнары Казан һәм Түбән Кама хастаханәләрендә ята. Берничә кеше авыр хәлдә. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 1 апр.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸"Түбән Кама Нефтехим" ширкәтендә өч кеше үлеменә китергән шартлаудан соң шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде. Хәзерге вакытта 22 кеше хастаханәдә кала. "Бизнес Онлайн" хәбәр итүенчә, аларның унысын Мәскәү шәһәре хастаханәсенә җибәргәннәр. 🔸Кырымда Ан-26 хәрби-транспорт очкычы казага очрау нәтиҗәсендә экипаждан алты кеше һәм 23 юлчы һәлак булган. Бу хакта Саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 🔸АКШ өч Русия корабына элек кертелгән санкцияләрне гамәлдән чыгарган. "Важные истории" язуынча, аларның берсе — Sv Nikolay корабы Алинә Кабаева гаиләсе белән бәйле һәм оккупацияләнгән Донбасстан ашлык һәм кокс ташыган. Шулай ук «Промсвязьбанк» белән бәйле булуы сәбәпле санкцияләр астына эләккән контейнер ташучы Fesco Magadan һәм Fesco Moneron-дан да чикләүләр алынган. 🔸Русиядә Apple ID-ны мобил телефон хисабыннан түләү мөмкинлеге эшләми башлаган. Түләү ясарга тырышканда «Мобиль түләү вакытлыча мөмкин түгел» дигән хәбәр чыга дип яза медиалар. 🔸Башкортстан югары мәхкәмәсе Салават шәһәренең элекке мэры Игорь Мироновка карата вазифа вәкаләтләрен арттыру турындагы эшкә карата чыгарылган хөкем карарын кырыслаткан. Узган елның октябрендә мәхкәмә аны өч елга колониягә хөкем иткән иде, аппеляция алты елга кадәр арттырган. @azatliqradiosi
"Түбән Кама нефтехим" ширкәтендә шартлау турында ниләр билгеле? Төп мәгълүматны кыска видеога җыйдык. #Татарстан @azatliqradiosi
Hashtags
Опубликован 31 мар.
❗️Ширкәттә белдерүләренчә, һәлак булучылар саны икегә җиткән. Җәрәхәтләнүчеләр саны да арткан - 72 кеше булган. @azatliqrafiosi
Опубликован 31 мар.
❗️"Түбән Кама нефтехим"дагы шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта ширкәтнең матбугат үзәге хәбәр итә. Җәрәхәтләнүчеләр саны 50гә җиткән. Тагын бер кеше авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. Хәзер аларның саны дүртәү булды. Baza язуынча, җиде…
Опубликован 31 мар.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, "Түбән Кама нефетехим"да 13 кеше җәрәхәтләнгән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә Куәт оешмаларына якын "Baza" Telegram каналы язуынча, өч кеше авыр хәлдә реанимациягә салынган. @azatliqradiosi
Опубликован 31 мар.
❗️Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә шартлау тавышлары ишетелгән, янгын чыккан Astra Telegram каналы хәбәр итүенчә, шәһәрдәге бер ширкәт урнашкан районда шартлау тавышлары ишетелгән, кара төтен күтәрелгән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев "Түбән Кама нефтехим"…
Опубликован 31 мар.
❗️Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә шартлау тавышлары ишетелгән, янгын чыккан Astra Telegram каналы хәбәр итүенчә, шәһәрдәге бер ширкәт урнашкан районда шартлау тавышлары ишетелгән, кара төтен күтәрелгән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев "Түбән Кама нефтехим" ширкәте җирлегендә ут чыгуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, утны сүндерү эшләре дәвам итә. Ширкәт хезмәткәрләре имин урынга җибәрелгән. Беляев белдерүенчә, аккредитацияләнгән лабораторияләр белгечләре тарафыннан һаваның сыйфаты даими тикшерелә, халыкка һәм экологик хәлгә куркыныч янау теркәлмәгән. Куәт оешмаларына якын Mash Telegram каналы хәбәр итүенчә, шартлауның сәбәбе цехтагы җайланмаларның берсендә техник төзексезлек булырга мөмкин. Шартлау дулкыны нәтиҗәсендә якындагы йортларның тәрәзә пыялалары коелып төшкән. "Осторожно новости" ике зыян күрүче турында яза, ләкин бу әле рәсми расланмаган. Түбән Кама һава аланында дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе вакытлыча кертелде, әмма берничә минуттан соң чикләүләр алынды. Рөстәм Миңнехановка килеп туган хәл турында даими рәвештә хәбәр ителеп тора, дип белдерде Татарстан рәисенең матбугат хезмәте. @azatliqradiosi
Опубликован 31 мар.
Бүген Г.Камал театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак Чара заманча татар мәдәниятенең актуаль юнәлешен билгеләүче яшь сәнгать эшлеклеләрен тәкъдим итүгә багышлана. "Идел" журналы сәхифәсе язуынча, «Калеб» яңа буын җыены язгы концерт тәкъдим итә. Анда яшь җырчы, композитор, шагыйрь, биюче һәм рәссамнар катнашачак. Сәхнәгә «Калеб» проектлары буенча тамашачыга таныш башкаручылар да, бу кич алар өчен дебют булачак яңа исемнәр дә чыгачак. Тамашачылар яшь талантларның эшләрен күрә алачак, музыка, шигърият һәм хореография өлкәсендә яңа исемнәр белән танышачак. “Калеб” проектның максаты – яшь татар композиторлары, музыкант, режиссёр, артист, рәссам, язучы һ.б. иҗатын тәкъдир итү, халыкка таныту, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда аларга үз аудиториясен табарга булышу. "Калеб"нең әйдаманы Гүзәл Сәгыйтова. “Калеб” исә киңәйтелгән вариант буларак барлыкка килде: монда без бөтен өлкәдәге иҗатчыларны да тупларга булдык. Бүген яшь талантлар бер-берсен бөтенләй белми диярлек, һәр иҗатчы үз казанында гына кайный: артистлар – театрда, вокалист, композиторлар – консерваториядә, рок төркемнәр – подвалларда, рәссамнар – остаханәләрдә. Аннан яшьләрдә күңел төшенкелегенә бирелү, “мине күрмиләр, ишетмиләр” дип депрессиядән-депрессиягә яшәү дә еш күренешкә әйләнде. Ни өчен соң әле без иҗат кичәләрен уздыру өчен кешенең картайганын, 60, 70, 80 яшькә җитүен көтәбез? Яшьләргә мәйдан бүген кирәк!", дигән иде 2013 елда "Азатлык Радиосы"на Гүзәл Сәгыйтова. @azatliqradiosi
Опубликован 31 мар.
АКШ президенты Доналд Трамп Һормуз бугазы ачылмаса да Ирандагы хәрби хәрәкәтне туктату яклы. Бу хакта WSJ яза. Басма чыганаклары сүзләренчә, соңгы көннәрдә Ак йорт башлыгы һәм аның ярдәмчеләре бугазны ачарга омтылу низагны тагын да озайтачак дигән нәтиҗәгә килгән. Трамп АКШ үзенең төп максатларына — Иран флотына һәм ракет запасларын зәгыйфләндерергә һәм хәрби гамәлләрне туктатырга тиеш дигән фикергә килгән диелә. Әгәр Вашингтон дипломатик юл белән Һормуз бугазын ачуга ирешә алмаса, АКШ хакимияте Европада һәм Фарсы култыгында беректәшләрен бугазны ачу инициативасын үз өстенә алырга чакырырга ниятли, дип белдергән басма чыганаклары. Шулай ук алар мәсьәләне хәл итүнең хәрби вариантлары да барлыгын, ләкин аларның Доналд Трамп өчен «өстенлек» булмавын өстәгән. @azatliqradiosi
Опубликован 31 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Украинаның Полтава шәһәрендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, яраланганнарның икесе - балалар. 🔹Ленинград өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше яраланган. Бу хакта губернатор Александр Дрозденко белдерде. 🔹Русиянең дәүләт бурычы 2025 елда 21 процентка, ягъни 6 триллион сумнан арткан. "Коммерсант" Русия хисап пулаты хисабына сылтанып язуынча, илнең гомуми дәүләт бурычы 35 триллион сумнан артып киткән. Шул ук вакытта эчке бурыч 30,7 триллион сумга кадәр үскән (+29,1%), ә тышкы бурыч, киресенчә, 4,5 триллион сумга кимегән (-15,4%). 🔹Дагыстанның Буйнакски районы Түбән Дженгутай авылында атыш нәтиҗәсендә ике полиция хезмәткәре яраланган дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы. Атыш җирле халык белән низаг вакытында килеп чыккан, 31 яшьлек шикләнелүче ир тоткарланган. 🔹Бүген Казанда Русиядәге татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Җыен берничә көн дәвам итә, бүген соңгы чара. Утырышка Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов килгән. Барлыгы җыенда 37 төбәктән 900дән артык кеше катнаша. 🔹Казанда мәрхүм җырчы Илһам Шакировка һәйкәл куелачак. Аның инде урыны тәгаенләгән. "Татар-информ" язуынча, һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Һәйкәлнең скульпторы – Денис Мельников. @azatliqradiosi