TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват3,356Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 7 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 30 мар.

Һормуз бугазын үтү түләүле булачак. SNN телеканалы хәбәр итүенчә, бу хакта Иран парламентының милли иминлек комиссиясе әгъзасы Алаэтдин Боруҗерди белдергән. "Якын арада канун өлгесе кабул ителгәннән соң, бу су юлы өстендә яңа систем гамәлгә керәчәк. Иминлекне тәэмин итү һәм корабларга хезмәт күрсәтү канун өлгесендә каралган түләүләр хисабына башкарылачак", дип китерә телеканал Алаэтдин Боруҗерди сүзләрен. Тәһран транзит өчен алачак җыемнарның күләме әлегә аталмый. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

302 views

Опубликован 30 мар.

Русия оккупациясеннән соң Донецки «халык республикасы”нда корылган яңа “мөфтият” рәисе Рәшит Брагин бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булган. Рәшит Брагин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашкан. Татарстан мөфтияте матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Брагин Донецки «халык республикасы» мөселманнары турында, яшьләрнең Русия мөселман уку йортларында белем алырга теләүләре турында сөйләгән. «Камил хәзрәт ДНР абитуриентларын Татарстанда хафизлар әзерләү үзәкләренә чакырды» диелә хәбәрдә. ▪️2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русия мөфтиләре җинаятьчел сугышны хуплап чыкты. Украинаның фетнәчеләр контролендә, соңрак Русия үзенә кушкан "Донецки халык республикасы" ("ДНР”) имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керде. “ДНР”ның “мөфтие” итеп Рәшит Брагин сайланды. "ЛНР" имамнарын исә Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияткә керттеләр. @azatliqradiosi

275 views

Опубликован 30 мар.

⛲️Казанда Г.Камал театрының яңа бинасы каршында фонтанны проектлау эшенә керешкәннәр Казан шәһәре мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә, Русия күләмендә моңа тиңдәш фонтан әле юк дигән. Бу хакта Бизнес-Онлайн яза. Бу айда Казан шәһәрендә Кабан күле яр буеның өченче чиратын төзекләндерү эшләре башланды. Ул Нурсолтан Назарбаев урамыннан Мәрҗани мәчетенә кадәр 1,5 чакрым озынлыктагы җирне колачлый. Яр буенда берничә күзәтү мәйданчыгы булдырылачак, шулай ук Петцольд заводы һәм Мәрҗани мәчете тирәсендәге мәйданнар төзекләндереләчәк. @azatliqradiosi

280 views

Опубликован 30 мар.

🇰🇿Быел Казакъстанның Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак Һәйкәл ачылышы Тукай тууының 140 еллыгына багышлана. БИЗНЕС Online язуынча, шул ук вакытта Кызылъярда Qyzyljar Sabantui – 2026 чарасы да узачак. Сабантуй уздыру 25-26 июньгә планлаштырылган. Ул көнне һәйкәл ачылудан тыш, Кызылъярда милли уеннар, күргәзмәләр, җырлы-биюле тамашалар, милли ашлар фестивале көтелә. Чараларда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип фаразлана. 🟢Кызылъяр шәһәрендә 20 меңләп татар яши. Заманында ата-бабалары төзеткән мәчетне берничә ел элек Казакъстан диния нәзарәтенә бирүне татарлар рәнҗү белән кабул иткән иде. “Безнең Дин-Мөхәммәт мәчетендә татар теленә, гарәп теленә өйрәтү алып барыла. Тагын Кызылъярда “Дуслык” татар-башкорт сәнгать үзәге милли мәдәнияткә өйрәтү эшен алып бара. Татар телен Дин-Мөхәммәт мәчетендә дә, "Дуслык"та да өйрәтәләр. Өйрәнергә теләүчеләр булганда татар теле курслары оештырыла”, дип сөйләгән иде элек Азатлык Радиосына татар оешмасы җитәкчесе Артур Тимерҗанов. @azatliqradiosi

281 views

Опубликован 30 мар.

Көн язмасы: Ни өчен VPN кирәк һәм аны ничек сайларга. Русиядәге укучылар өчен белгечләр киңәше Русия хакимияте интернетны томалый, аерым ресурсларны һәм кушымталарны блоклый, "ак исемлекләр" төзи. Күптән түгел тагын Дигитал үсеш министрлыгы онлайн-трафикны анализлау һәм фильтрлау системын киңәйтергә җыена дигән хәбәрләр чыкты. Башкача әйткәндә — интернет-цензураны көчәйтү турында сүз бара. Мондый чикләүләрне урап узарга VPN-сервислар ярдәм итә. Әмма вазгыять бик тиз үзгәрә. Элек "иминлек өчен өстәмә чара" булган нәрсә хәзер тормыш өчен кирәкле коралга әйләнде. Һәм һәр VPN-сервис та тоткарлыксыз эшләячәк дип әйтеп булмый. "Роскомсвобода" хокук яклау проектына нигез салучыларның берсе Саркис Дарабинян сүзләренчә, иң элек VPN хакимият яшерергә тырышкан мәгълүматка керү мөмкинлеге бирә. "Кайбер очракларда бу халык протестының бер коралы була ала. Кешеләр урамга чыга алмый, ләкин алар "Макс" кебек платформалар белән генә чикләнергә теләми, дәүләт яшергән бәйсез мәгълүматка ирешергә тели", — ди ул. Аның фикерен томалауларны урап узу чараларын эшләүче eQualitie проектлары җитәкчесе Леонид Юлдашев та куәтли. Ул VPN шәхси тормышка хокукны да саклый дип өсти. "VPN ике нәрсә өчен аеруча мөһим. Беренчедән — яклау. Провайдер, Роскомнадзор, дәүләт, Яндекс һәм башка оешмалар синең интернетта нәрсә эшләгәнеңне күрмәсен өчен. Икенчесе — томалуларны урап узу". VPN ни өчен кирәк, түләүле VPN ышанычлымы, VPN куллану канунимы? Бу хакта тулырак👉 монда укыгыз. @azatliqradiosi

279 views

Опубликован 30 мар.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Таганрогта бер кеше һәлак булган, сигез кеше яраланган. Бу хакта Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь хәбәр итте. Берничә йорт, мәктәп бинасы һәм ун машина зыян күргән. Краснодарда дрон күп катлы йортка эләккән, өч кеше җәрәхәтләнгән дип белдерделәр җирле оператив штабта. 🔸Кичә Мәскәүдә Сазлык мәйданында тоткарланучылар саны 14кә җитте дип хәбәр итә "ОВД-Инфо". Берничә кешене төнгегә полициядә калдырганнар. Шулай ук Петербурда һәм Калугада да Интернетны томалауга каршы чарада икешәр кеше, бер кеше Воронежда тоткарланган. Тоткарланучылар арасында дүртесе балигъ булмаган балалар. 🔸Пакыстан эчке эшләр министрлыгы башлыгы якын көннәрдә Исламабадта АКШ һәм Иран сөйләшүләре узу мөмкинлеге турында белдерде. 🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгәч, төнлә һава аланнары ябылып торды. Казан һәм Бөгелмә аэропортлары 4.40 сәгатьтән эшләмәде. Хәзер чикләүләр алынды. Уфа һава аланы да эшли башлады. Ябылып тору сәбәпле, һава аланнарында дистәдән артык очышлар тоткарлана. 🔸Башкортстан халыкның хезмәт хаклары һәм керемнәре дәрәҗәсендә Русиядә 43нче урыннан 56нчы урынга төшкән. Бу хакта "Открытая политика" телеграм-каналы яза. @azatliqradiosi

266 views

Опубликован 29 мар.

🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

270 views

Опубликован 29 мар.

Alima Academy онлайн татар мәктәбе Рамазан ае тәмамлану уңаеннан онлайн форматта татар ашы оештырды. Мәктәптә укучы балаларның һәркайсы үз өендә компьютер каршына милли ризыклар белән әзерләнгән чәй өстәле янына җыелды. Кемдер пәрәмәч, кемдер коймак, кемдер өчпочмак пешергән. Һәркемнең өстәле бәйрәмчә бизәлгән иде. Укучылар Рамазан ае турында сөйләште, өйрәнгән догаларын укыды, шигырьләр сөйләде. Ә остазлар балалар өчен "Кәҗүл читек" спектаклен әзерләгән иде — алар аны онлайн форматта сәхнәләштереп күрсәтте Чара аш мәҗлесе генә түгел, ә милли гореф-гадәтләр белән якыннан танышу мөмкинлеге дә булды. Балалар Татарстаннан читтә яшәү сәбәпле, татар ашы һәм мәҗлес традицияләрен һәрвакыт белеп бетерми. Шуңа күрә мондый чаралар аша бу гореф-гадәтләрне күрсәтү һәм саклау аеруча мөһим. Бу хакта Азатлык Радиосына 2018 елда онлайн татар теле мәктәбен оештырып җибәргән Канадада яшәүче Алимә Сәләхетдиновасөйләгән иде. 📷Alima AcademyInstagram бите @azatliqradiosi

253 views

Опубликован 29 мар.

Себердә башланган мал чире Татарстан белән Башкортстанга килеп җитәрме? Идел буе төбәгендә иң авыр хәл дип Чуашстанны атарга була. Татарлар күпләп яшәгән Батыр районында пастереллёз авыруы ачыкланган. Әлеге район Татарстанга күпләп ит сата. Татарстан Чуашстаннан ит һәм мал кертүне тыйды. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

261 views

Опубликован 29 мар.

Башкортстанның Ярославка авылыннан Чиләбенең Златоуст шәһәренә баручы автобус юл казасына очраган Фаҗига Чиләбе өлкәсе территориясендә, М-5 «Урал» автомобиль юлында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, Ford Transit микроавтобусы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, Dongfeng йөк машинасы белән бәрелешкән. Mkset басмасы ЮХИДИ хезмәтенә сылтанып хәбәр итүенчә, 51 яшьлек автобус йөртүчесе һәлак булган. Автобуста булган өч юлчыны — 19 яшьлек хатын-кызны, шулай ук 23 һәм 59 яшьлек ир-атларны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар. ▪️Узган ел Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 375 кеше һәлак булган. Коммерсант басмасы язуынча, Русия төбәкләре арасында юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны буенча Башкортстан дүртенче урында тора. 📷Mkset @azatliqradiosi

268 views

Опубликован 29 мар.

Татарстанда "Яблоко" фиркасе вәкилләре 29 мартта ирекле интернетны яклау чарасы алдыннан кисәтү алган Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре фирка рәисе Руслан Зиннәтуллин һәм хокук яклаучы Софья Федоровага җәмәгать чараларына бәйле канун бозу ярамаганлыгы турында кисәтү тапшырган. Бу хакта "Яблоко" фиркасе бүлеге Telegram-каналы хәбәр итә. Шулай ук фирка тарафдары Зөлфия Ситдыйкова белән Хомайра Одинаева һәм башка активистлар да белгертүләр алган. Элегрәк Казан хакимияте 28 мартка планлаштырылган интернетны яклау митингын килештерүдән баш тартты. Казан башкарма комитетында белдерүдә күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдерделәр. Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге күрсәтелгән максатларны төгәлләштереп мөрәҗәгатьне яңадан юллады. Әмма бу юлы Казан хакимияте чараның максаты "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдерде. "Яблоко" фиркасе халыкка кануни рөхсәт ителмәгән чарага чыкмаска киңәш иткән. "Теләсә нинди мондый катнашу тоткарлаулар, штрафлар һәм административ эшләр белән тәмамланырга мөмкин. Без үз тарафдарларыбызның тәртип саклау оешмалары тарафыннан эзәрлекләнүенә юл куярга теләмибез. Үз чиратыбызда без конституцион хокукларның үтәлүен таләп итүне дәвам итәчәкбез һәм үз позициябезне белдерүнең яңа формаларын эзләячәкбез", диелә фирканең белдерүендә. 29 мартта Русия күләмендә Telegram-ны томалауга каршы һәм ирекле интернет яклы митинглар узарга тиеш иде, әмма хакимият барлык гаризаларны кире борды һәм күп кенә оештыручыларны тоткарлады. ▪️Русия Украинага каршы баскын сугышны башлагач, Русия хакимияте бер-беартлы социаль челтәрләрне тыю, ябу, томалау белән шөгыльләнә башлады. Русиядә YouTube, WhatsApp эшләми, Instagram, Facebook платформалары экстремистик дип игълан ителде. Әлегә Русия хакимияте тәмам буып үтермәгән бер Telegram гына калды. Әмма аның да көннәре санаулы була ала. @azatliqradiosi

306 views
12•••5678910•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384