TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 73 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 10 нояб.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 ноябрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹АКШ сенаторлары хакимият эшчәнлеген туктатуны (шатдаун) төгәлләргә һәм хөкүмәтне яңадан эшләтә башларга мөмкинлек бирәчәк ике фиркале килешүгә ирешкән. Шатдаун 40 көн дәвам итте һәм ил тарихында иң озыны булды. Аны тулысынча туктату өчен тагын берничә көн кирәк булачак. 🔹Украина АКШтан һава һөҗүменә каршы 27 Patriot комплексы сатып алырга ниятли, дип белдерде президент Зеленский The Guardian интервьюсында. Әңгәмә Мариинский сараенда яздырылган вакытта Киевта утны өзделәр. 🔹Бельгиядә АЭС өстендә кичә кич өч билгесез дрон күргәннәр, дип хәбәр итә Reuters Engie энергетика ширкәте вәкиленә таянып. Аның сүзләренчә, дроннар атом станциясе эшенә йогынты ясамаган. 🔹Stoptime төркеме барабанчысы Владислав Леонтьев икенче административ арест мөддәтен тулысынча утырып чыкканнан соң азат ителде. Ә менә гитарачы Александр Орловны һәм җырчы Диана Логинованы (Наоко) махсус тоту изоляторыннан чыккан җирдә яңадан тоткарлаганнар.
Опубликован 9 нояб.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 9 нояб.
🔹Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, рекрутка чакырылучыларны аулау бара "Идите лесом" хокук яклау үзәге белдерүенчә, Казан, Мәскәү, Хабаровски шәһәрләрендә армиягә чакырылучыларны аулау очраклары турында билгеле. Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр арасында йөрүче автобусларны туктатып, ирләрнең документларын тикшерүе әйтелә. Бу хакта "Идите лесом"га бер студент кыз сөйләгән. Русия хәрби идарәсе срочниклар Украина сугышында катнашмый дип белдерсә дә, аларны контракт имзаларга мәҗбүр итүләре турында билгеле. Курски өлкәсендә 2024 елның көзендә ким дигәндә 60 срочник һәлак булды, шул кадәр кеше эзсез югалды. ▪️Русиядә армиягә ел әйләнәсендә чакырылыш уздыру кануны кертелде. Сүз медицина комиссиясе узу һәм чакырылучыларны сайлап алу турында бара. Әмма рекрутка җибәрү вакытлары үзгәрешсез, ягъни 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кала. @azatliqradiosi
Опубликован 9 нояб.
🛳14 ел дәвамында беренче тапкыр Төркиянең Трабзон шәһәреннән Сочига барган Seabridge паромын Сочи портына кертмәгәннәр. Кораб юлчылар белән кире Төркиягә кайта. Бу хакта әлеге маршрутны оештыручы «СВС ШИППИНГ» ширкәте башлыгы Сергей Туркменян журналистларга белдергән. "Ике көн ярым көткәннән соң, Сочи портына керергә рөхсәт итмәделәр. Хәзер паром юлчылар белән кире Төркиягә кайта", дигән ул. "Российская газета" язуынча, юлчыларны ширкәт хисабына очкыч белән җибәрәчәкләр. Барлыгы корабта 20 юлчы булган, аларның 18е - Русия, икесе - Төркия ватандашы. Әлеге юлчылар алдагы көнне Change.org платформасында үзләрен ярга алып чыгуны сорап видеомөрәҗәгать тә чыгарды. Әмма нәтиҗәсе булмады. ▪️Паром Трабзоннан 5 ноябрь кузгалды. 6 ноябрь иртә белән ул Сочи ярларына килде. Ләкин портка керү рөхсәте булмауга сылтап, паромны кертмәделәр. ▪️Seabridge паромы юлын оештыручы Liderline ширкәтендә барлык документларны тиешлечә эшләүләрен белдерделәр. ▪️Төркия белән Русия арасында паром йөрешен торгызу 2024 елны ук планлаштырылган иде. Төрле сәбәпләр белән ул берничә тапкыр күчерелде. Краснодар хакимиятләре иминлек максатыннан дип аны җибәрүгә каршы чыкты. ▪️Июльдә Русия президенты Владимир Путин фәрман имзалады, документка күрә, чит илдән Русия портларына керүче барлык кораблар диңгез порты капитаныннан рөхсәт алырга тиеш. Капитан әлеге карарны ФСБ белән килештерергә зарур. @azatliqradiosi
Опубликован 9 нояб.
❗️Кичә 58 яшьлек кырымтатар, элекке имам Ленур Хәлиловны, яман шеш белән авыруына карамастан, кабат сак астына алганнар. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Умида Худойбердиева хәбәр иткән. Ленур Хәлилов яшәгән Корьбек (Изобильное) авылына дүрт кеше килгән. Алар бернинди кәгазь калдырмаган, бары кулларындагы мәхкәмә карары белән танышырга тәкъдим иткән. "Юлга чыгар алдыннан аның тәһарәт алуын, киемнәрен алыштыруын көтеп тордылар да, алып киттеләр. Ул бит авырый, ник аны өйдән алып китәргә инде?" дип елый-елый сөйләгән Хәлиловның хатыны. “Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга хөкем ителгән кырымтатар сәяси тоткыны Ленур Хәлилов быел август аенда иреккә чыкты. Аны колониядән авыруы сәбәпле азат иттеләр, чөнки төрмәдә утырганда яман шеш ачыкланды. Моннан тыш аның икенче дәрәҗәдәге кан басымы авыруы, хроник С-һепатиты, бөерендә ташлар һәм бавырында кечкенә кисталар барлыгы әйтелде. Архангельскиның Исакогорский мәхкәмәсе аның колониядә тотыла алмавын әйтеп, азат итү карарын чыгарды, ләкин соңрак, Хәлилов өенә кайткач, прокурор карарны шикаять итте. Адвокат Эмил Курбединов сүзләренчә, прокурор мәхкәмәдә Хәлиловны "аеруча да куркыныч җинаятьче" булуын мәхкәмә исәпкә алмаган дип сөйләгән. Архангельски өлкә мәхкәмәсе Хәлиловны кире колониягә кайтару турында карар чыгарды. Хәлилов өендә аппеляция карарын көтә иде. ▪️2019 елда Алуштада, Корбек, Кучюк Ламбат (Малый маяк) авылларында куәт төркемнәре дүрт кырымтатар йортында тентүләр уздырып "Алушта" җәмгыяте рәисе Ленур Халилов ревизия комиссиясе әгъзасы Руслан Месутов һәм тагын ике кешене сак астына алды. Алар Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнде. ▪️Быел Русия төрмәсендә 60 яшьлек кырымтатар Рустем Вирати үлде. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган. ▪️2023 елны 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле шулай ук төрмәдә үлде. @azatliqradiosi
Опубликован 8 нояб.
"Кыйссаи Йосыф" әсәрен тыңлыйк бүген кич. Кол Галинең бу мәңгелек әсәрен татар телен өйрәнүчеләргә Әйдә!Online проекты әзерләгән. ➡️Текст һәм аудио монда (VPN белән монда укып була)
Опубликован 8 нояб.
Журналистлар Украинадагы сугышта кимендә 145 мең Русия сугышчысының үлүен раслаган Бу хакта "Медиазона"ның Би-би-синың урыс хезмәте белән бергә алып барган хисабында әйтелә. 7 ноябрьгә исемлектә үлүчеләр саны 145 258гә җиткән. Сүз журналистлар һәм тикшеренүчеләр табып, раслый алган исемнәр турында гына бара. Русия хакимияте сугышта үлүчеләр санын яшерә, югалтулар турында сөйләмәскә тырыша. Соңгы ике ике атнада үлгән хәрбиләр исемлеге 5 меңгә диярлек арткан. Моны "Медиазона" элегрәк хәбәрсез югалган дип саналган, соңрак үлемнәре расланган сугышчыларның исемнәре өстәлүе белән аңлата. Үлүчеләрнең күпчелеге – Саклану министрлыгы белән контракт төзегән ихтыярилар. Алар арасында 18-20 яшьтәге яшьләр дә шактый, "Медиазона" кимендә 3,3 мең кешене атый. Төбәкләргә караганда, иң күп үлүчеләр элеккечә – Башкортстаннан (кимендә 7253 кеше) һәм Татарстаннан (кимендә 6441 кеше). Өченче урында Екатеринбур (кимендә 5151 кеше) бара. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 8 нояб.
Бер гасыр эшләгән "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты, аны язучы һәм журналистлар Равил Сабыр, Рәмис Латыйпов таратты. Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе: газетаны чыгаруга акча булмау. "Бу авыр хәл инде берничә ел дәвам итә. Без кулдан килгәнне эшләдек: штатны кыскарттык, мөмкин булган кадәр экономия режимына күчтек" диелгән "Саубуллашу"да. Редакция Татарстан рәисенә дә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин хөкүмәттән "…газет эшчәнлеген тәэмин итү өчен Татарстан бюджетында чаралар каралмаган" дигән җавап алганнар. Шулай ук алар Рөстәм Миңнехановның Телеграм каналында да мөрәҗәгать калдырган, ләкин моңа бер җавап та алмаган. Киләсе ярты еллыкта "Татарстан яшьләре" Русия почтасы каталогларында юк. Соңгы тапкыр аңа декабрь өчен язылып була. "Хәзер үк безнең һәр саныбызның соңгысы булуы ихтимал", ди редакция коллективы һәм газетны саклый алмаулары өчен гафу үтенә. "Татарстан яшьләренең" 105 еллык тарихы бар. 1920 елның 22 гыйнварында ул "Кызыл яшьләр" исеме белән чыга башлаган. 1990 елларга газет татар яшьләренең иң популяр һәм алдынгы карашлы матбугат басмалары дәрәҗәсенә җитә. Бу еллардагы аның тиражы 300 000 данә тәшкил итә. 1990-2017 елның июленә кадәр баш мөхәррир булып танылган журналист Исмәгыйль Шәрәфиев эшли. 2017 елның июленнән газетны Атлас Гафиятов җитәкли. "Рәсми Татарстан" порталындагы мәгълүматка караганда, 2025 елның икенче яртыеллыгына "Татарстан яшьләренә" 2868 кеше язылган. Хәбәрне 👉монда укыгыз.
Опубликован 7 нояб.
Медиа: Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан АКШка барачак, ул Дональд Трамп һәм Русия лидеры Владимир Путин саммитын оештырырга тырыша Бу хакта The Guardian хәбәр итә. Очрашу бүген үк көтелә. Орбан идарәсе җитәкчесе Гуяш әйтүенчә, бу «ике дәүләт җитәкчесенә АКШ һәм Русия очрашуына юл ача ала, ә аннары — Русия-Украина тынычлык килешүенә китерерлек юл харитасын билгеләү мөмкинлеге» булачак. Шулай ук Орбан АКШның Русия энергетикасына керткән санкцияләреннән азат итү мәсьәләсен дә күтәрәчәк, дип хәбәр ителә. Азат Европа/Азатлык Радиосы Маҗарстан хезмәте язганча, нефть, газ һәм атом энергетикасы да Орбанның Вашингтонга сәфәре барышында төп темаларның берсе булырга мөмкин.
Опубликован 7 нояб.
Русия юстиция министрлыгы “ят агентлар” исемлеген яңартты: 🔻сәясәт белгече Георгий Чижов, 🔻тарихчы Алексей Уваров, 🔻журналист Александр Пичугин, 🔻акционист Павел Крисевич, 🔻активист, Чиләбедә Навальный штабының элекке координаторы Борис Золотаревский, 🔻социолог Маргарита Завадская, 🔻“СловоНово” ирекле мәдәният форумы, 🔻“Черта” медиапроекты
Опубликован 7 нояб.
Еврокопа комиссиясе Русия ватандашларына күп тапкырлы Шенген визалары бирүне тыйды. Кагыйдә Европа берлеге илләренә генә түгел, Шенген киңлегенә кергән башка дәүләтләргә дә, мәсәлән, Швейцария һәм Норвегиягә дә, кагыла. Кабул ителгән карар нигезендә, күп тапкырлы виза бары тик аерым очракларда гына бирелә ала. Искәрмә итеп Шенген илләрендә яшәүче русияләрнең якын туганнары, шулай ук транспорт өлкәсендә эшләүчеләр керә. — Туганнарга күп тапкырлы визаны бер елга кадәр бирү мөмкин булачак, әгәр алар соңгы ике елда өч Шенген визасы алган һәм аларның шартларын бозмаган булса. — Диңгезчеләргә, йөк машинасы һәм автобус йөртүчеләргә, локомотив бригадаларына һәм башка транспорт хезмәткәрләренә күп тапкырлы виза 9 ай белән чикләнәчәк. Моның өчен аларның соңгы ике елда ике визаны дөрес файдаланган булуы кирәк. Кайбер очракларда күп тапкырлы визалар бәйсез журналистларга, хокук яклаучыларга һәм “диссидент” дип аталган кешеләргә дә бирелергә мөмкин. Карар Русиянең Украинага басып керүе, киберһөҗүмнәр һәм Мәскәү ягыннан визаларны шымчылык, пропаганда максатларында куллану ихтималы, һәм “миграцияне Русиянең коралга әйләндерүе” белән аңлатыла.
Опубликован 7 нояб.
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе, активист Зөлфия Ситдыйкованы Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салуда катнашуы өчен җәмәгать чарасын уздыру тәртибен бозуда гаепле дип тапкан, һәм ун тәүлеккә сак астына алу карары чыгарган. Адвокат әлеге карарны кабат шикаять итәргә җыена. "Утырышка Экстремизмга каршы "Э" үзәге хезмәткәре Рөстәм Хәбибуллин килде, ул бик нык әзерләнгән, сөйлисе сүзләрен яттан өйрәнгән. Безнең өстәмә сорауларга җавап биргәндә ике сүзнең берсен дә бәйләп әйтә алмады", дигән Ситдыйкова Sotavision хәбәрчесенә. Зөлфия Ситдыйкованы 2025 елның 27 февралендә башка активистлар белән бергә Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салганннан соң тоткарладылар. Шул ук кичтә аңа чараны уздыру тәртибен бозуда гаепләп беркетмә төзеделәр, ә икенче көнне ун тәүлеккә сак астына алдылар. Соңрак Татарстан югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды. Әмма 5 август көнне Самардагы кассация мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды һәм эшне яңадан карауга җибәрде. Һәм менә Вахитов районы мәхкәмәсе Ситдыйкованы кабат гаепле дип тапкан. Хөкемдары активистны ун тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарган. Ситдыйкова инде элек ун тәүлек сак астында утырып чыкты. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi