TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 80 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 24 окт.
Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык кеше һәлак булган. Исемлеккә соңгы 40 көндә меңнән артык исем өстәлде. Бу хакта тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.
Опубликован 24 окт.
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар"ны чыгарды: 🔸журналист Ирина Кузьмичева, 🔸журналист Нино Росебашвили, 🔸шәрык белгече Руслан Сөләйманов, 🔸блогер Дмитрий Чернышевский, 🔸«Сердитая Чувашия» проекты, 🔸«Усть-Кут24» проекты.
Опубликован 24 окт.
«Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова вазифасыннан китә, аның урынына Ильяс Гафаровны куялар Татарстан Мәдәният министрлыгы «Татаркино» мөдире Миләүшә Айтуганова белән килешүне озайтмаган. Моны министр Ирада Әюпова "Реальное время"га раслаган. Айтуганова урынына Ильяс Гафаров киләчәк. Ул — танылган продюсер, Yummy Music музыкаль лейблына нигез салучы, «Иттифакъ» беренче татар рэп-төркемен төзүче, Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале оештыручысы. Айтуганова «Татаркино»ны 2017 елдан җитәкләде. Моңа кадәр ул телевидение һәм радиода эшләде, 2002–2016 елларда ТНВ каналының беренче урынбасары һәм баш продюсеры булды. Шулай ук ул Казан халыкара «Алтын Мөнбәр» кинофестиваленең башкарма мөдире, һәм «Байгал», «Мулла», «Тапшырылмаган хатлар» кебек фильмнарның продюсеры буларак билгеле. «Татаркино» — Татарстанда кинематография үсеше өчен җаваплы төп дәүләт оешмасы. Ул кино җитештерү, фильмнар күрсәтү, фестивальләр, форумнар, иҗади очрашулар оештыру һәм Русия төбәкләре белән, шулай ук чит илләр белән мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү белән шөгыльләнә. Атна башында Татарстан мәдәният министрлыгы шулай ук Милли музей мөдире Алиса Вяткина белән дә килешүне озайтмады. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 24 окт.
Энгел Фәттахов: "2016-2017 еллардан бирле республикада миңа каршы көчләр эшләде 21 октябрьдә Минзәлә районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, элекке мәгариф министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы ачылган җинаять эше нигезендә утырыш башланып китте. Анда Фәттаховның нәрсәдә гаепләнүе турында сөйләнде. Ләкин күпләрнең игътибарын бу түгел, ә Фәттаховның 10 минутлык чыгышы җәлеп итте. Фәттахов үзенә каршы көчләрнең республикада инде 2016-2017 елларда ук эшләвен әйтте. "Әлеге көчләр мине мәгариф министры вазифасыннан төшерүгә ярдәм итте. Татар теле турындагы бәхәсләр моның өчен яхшы сәбәп булды. Шул ук көчләр Актаныш районы башлыгы вазифасыннан төшерде. Пенсиягә чыгарыма бер ел калган иде. Хәтта район белән дә җитәкчелек итә алмыйм дигән формулировка белән китү турында гариза язарга мәҗбүр иттеләр. Бу бит әлеге вазифада 20 ел уңышлы эшләүдән соң...", дип китерә Фәттахов сүзләрен "Бизнес Онлайн". Элекке министр Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасын да искә алды. Фәттахов фикеренчә, тәре кисү вакыйгасын да аңа каршы торган көчләр оештырган булуы ихтимал. Әмма Фәттахов үзенә каршы көчләрнең кем булуын атамады. Сәясәт белгече Руслан Айсин Фәттахов республикадагы куәт оешмалары турында сөйли дип саный. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradio
Опубликован 24 окт.
Александр Сизиков йортында тентү булган. Тентүдән соң полиция вәкилләре мөселманны тоткарлаган
Опубликован 24 окт.
Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Украинаның Херсон өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын тугыз кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Моннан тыш, Киров өлкәсендәге 19 авыл утсыз калган. 🔸Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә дронның "Изумрудные холмы» торак комплексына бәрелүе нәтиҗәсендә 70 кеше эвакуацияләнгән. Дүрт кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган дип яза "Ведомости". Куәт структураларына якын Shot каналы язуынча, йорт диварының бер өлеше җимерелгән, шулай ук ким дигәндә биш фатирның тәрәзәләре ватылган. Янгын чыккан, хәзер инде ул сүндерелгән. 🔸АКШ "Роснефть" һәм "Лукойл"га каршы санкцияләр керткәннән соң, Кытайның өре дәүләт нефть ширкәтләре диңгез аша килүче Русия нефтен алуны туктатып торырга булган. 🔸Европа Берлеге илләре башлыклары тагын ике елга Украинаны финанслау турында килеште, ләкин Европада туңдырылган Русия милкен куллану карарын кабул ителмәде, чөнки Бельгия каршы чыккан. 🔸Кырымның Бахчасарай районында тома сукыр мөселман Александр Сизиков йортында тентү булган. Тентүдән соң полиция вәкилләре мөселманны тоткарлаган. Егетнең әнисе Елена Сизикова сүзләренчә, куәт оешмасы вәкилләре тентү өчен 22 октябрь көнне төнге сәгать унберләр тирәсендә килгән. @azatliqradiosi
Опубликован 23 окт.
Мәхкәмә Бөгелмәнең элекке башлыгының туганнары исеменә теркәлгән мөлкәтенең бер өлешен дәүләткә алу карары чыгарды Татарстан прокуратурасы мәгълүматына караганда, дәүләт кеременә алынган мөлкәтнең гомуми күләме 115 миллион сумнан артып китә. Мәхкәмә карары…
Опубликован 23 окт.
Татарстаннан өч ширкәт, аерым алганда "Таиф", Нәфис Косметикс" һәм "Татспиртром" бетү куркынычы янаган ак барсларны (ирбис, кар барсы) саклау проектына кушылган. Бу хакта "Кар барсы" үзәге белән Казанда килешү имзаланган дип хәбәр итә РБК. Килешүдә сирәк очрый торган барсны яклау-саклау чараларын финанслау күздә тотыла. Акчалар экспедицияләргә, ак барсларны тоту, фәнни үзәкне тәэмин итү һәм әлеге төрне күзәтеп бару өчен тотылачак. Тикшеренү өлешен Казан федераль университеты үз өстенә алачак. Татарстан экология министрлыгы Александр Шадриков сүзләренчә, Русиядә ким дигәндә 90 барс сакланган һәм республика аның популяциясен арттыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. ▪️1992 елда кабул ителгән Татарстан дәүләт туграсында канатлы ак барс символы тасвирланган. Гербның рәссамы Риф Фәхретдинов аңлатканча, болгарларның туграсында да барс ясалган була. @azatliqradiosi
Опубликован 23 окт.
❗️Тумышы белән Башкортстаннан булган Эрнест Шәрәфетдиновны 13 елга колониягә хөкем иткәннәр Краснодар төбәк мәхкәмәсе Башкортстаннан Эрнест Шәрәфетдиновны дәүләткә хыянәттә гаепләп 13 елга кырыс шартлы колониягә хөкем иткән. Бу хакта Кубаньдагы мәхкәмәләр матбугат үзәге хәбәренә сылтанып "Медуза" яза. ФСБ мәгълүматынча, "Шәрәфетдинов дәүләт сәясәтен хупламаган һәм Русиянең Украинага басып керүенә каршы булган". Куәт оешмасы вәкилләре фикеренчә, 2024 елның мартында ул "Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе вәкиле белән аралаша башлаган". "Шул ук вакытта яшь егет имеш Русия Федерациясе тарафыннан хокуклары чикләнгән дип санап, Татарстан һәм Башкортстан республикалары мәнфәгатьләрендә сәяси пропаганда белән мавыккан", диелә мәхкәмәнең матбугат үзәге хәбәрендә. Махсус хезмәтләр белдерүенчә, узган елның апрелендә Шәрәфетдинов үзенең "тарафдарыннан" диверсияләр башкару өчен Башкортстан һәм Татарстан җирлегендәге сәнәгать ширкәтләре координатларын алган. Диверсияләрне ул шәхсән үзе башкарырга яки "моны эшләүгә сәләтле кешеләрне табарга тиеш" булган. Шәрәфетдинов Краснодар төбәгендә булган вакытта, ФСБ версиясе буенча, "таләп ителгән гамәлләрне шәхсән үзе башкарырга физик яктан да, рухи яктан да әзер булмаган". @azatliqradiosi
Опубликован 23 окт.
Азатлык хисабы: Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 7612 үлгән Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан: ▪️Уфа – кимендә 659 кеше. ▪️Белорет районы – кимендә 355 кеше. ▪️Учалы районы – кимендә 281 кеше. ▪️Стәрлетамак – кимендә 280 кеше. ▪️Мәләвез районы – кимендә 240 кеше. ▪️Баймак районы – кимендә 227 кеше. ▪️Туймазы районы – кимендә 225 кеше. ▪️Әбҗәлил районы – кимендә 203 кеше. Үлемнәр турында хәбәрләр иң аз килүче районнар: – Межгорье (30), Чакмагыш (34), Агыйдел (34), Федоровка (40) районнары. (Ачык чыганаклардан җыелган мәгълүмат, чын саннар яшерелә)
Опубликован 23 окт.
🇪🇺 Европа берлеге Русиягә каршы 19нчы санкцияләр җыелмасы кабул итте Брюссельдә узган саммитта Евроберлек илләре лидерлары Русиягә каршы чираттагы чикләүләрне раслады, ул якын көннәрдә гамәлгә керәчәк. Санкцияләргә түбәндәгеләр керә: 👉 2027 елга кадәр Русиядән сыекландырылган табигый газ кертүне тыю (элек бу тыю 2028 ел башыннан гамәлгә керергә тиеш иде); 👉 Русия резидентларына криптоакча белән бәйле хезмәтләр күрсәтүне тыю; 👉 Русия дипломатларының Шенген зонасында ирекле йөрүенә чикләүләр кертү; 👉 «күләгә флоты» дип аталган нефть танкерларының «кара исемлеге» киңәйтү; 👉 «Роснефть» һәм «Газпром нефть» ширкәтләре белән барлык төр килешүләрне тулысынча тыю. 🔹Чикләүләргә шулай ук Татарстаннан Sollers Alabuga, Лидер Транс Глобал Форвардинг ширкәтләре дә эләккән. 🔹Шулай ук Иннополис һәм Алабуга махсус икътисад мәйданында урнашкан ширкәтләр белән эшләү тыела. 🔹Санкцияләр исемлегенә Русия һәм Үзәк Азия илләрендәге берничә банк һәм криптобиржа, шулай ук Кытай һәм Һиндстаннан кайбер ширкәтләр дә кертелгән — аларны Европа берлеге Русиягә санкцияләрне урап узуда ярдәм итүдә гаепли.
Опубликован 23 окт.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 октябрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹АКШ «Лукойл», «Роснефть» һәм аларның 34 кече ширкәтенә каршы санкцияләр кертте. АКШ Финанс министрлыгының чит ил активларын контрольдә тоту идарәсе белдерүендә әйтелгәнчә, бу чаралар Путинның «мәгънәсез сугышны туктатудан баш тартуы» белән бәйле. 🔹Доналд Трамп Путин белән очрашу булмаячагын рәсми рәвештә раслады. «Миңа бу дөрес түгел кебек тоелды. Без кирәкле нәтиҗәгә ирешә алмабыз дип уйладым, шуңа күрә очрашу булмаячак», — диде АКШ президенты журналистларга. Әмма киләчәктә мондый очрашу барыбер узачак, дип өстәде. 🔹Чиләбе өлкәсе Копейски шәһәрендәге заводтагы шартлауда һәлак булганнар саны тугыз кешегә җитте, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Алексей Текслер. Тағын ким дигәндә биш кеше яраланган — төгәл мәгълүмат җимерекләрне аралаганнан соң билгеле булачак. 🔹Төньяк Корея һипертавышлы корал сынаган. Корея Үзәк телеграф агентлыгы хәбәр итүенчә, һипертавышлы ике ракет Пхеньяннан очырылган һәм Төньяк Хамгён төбәгендәге Квэсан тавы итәгендәге һәдәфкә бәрелгән. 🔹Камал театрының иске бинасында кичә Тинчурин театры беренче спектаклен күрсәтте. Театрның сентябрьдә билгеләнгән баш режиссёры Айдар Заббаров тамашачыларга «Хыял артыннан» мюзиклын тәкъдим итте.