Содержимое
Бер гасыр эшләгән "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты, аны язучы һәм журналистлар Равил Сабыр, Рәмис Латыйпов таратты. Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе: газетаны чыгаруга акча булмау. "Бу авыр хәл инде берничә ел дәвам итә. Без кулдан килгәнне эшләдек: штатны кыскарттык, мөмкин булган кадәр экономия режимына күчтек" диелгән "Саубуллашу"да. Редакция Татарстан рәисенә дә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин хөкүмәттән "…газет эшчәнлеген тәэмин итү өчен Татарстан бюджетында чаралар каралмаган" дигән җавап алганнар. Шулай ук алар Рөстәм Миңнехановның Телеграм каналында да мөрәҗәгать калдырган, ләкин моңа бер җавап та алмаган. Киләсе ярты еллыкта "Татарстан яшьләре" Русия почтасы каталогларында юк. Соңгы тапкыр аңа декабрь өчен язылып була. "Хәзер үк безнең һәр саныбызның соңгысы булуы ихтимал", ди редакция коллективы һәм газетны саклый алмаулары өчен гафу үтенә. "Татарстан яшьләренең" 105 еллык тарихы бар. 1920 елның 22 гыйнварында ул "Кызыл яшьләр" исеме белән чыга башлаган. 1990 елларга газет татар яшьләренең иң популяр һәм алдынгы карашлы матбугат басмалары дәрәҗәсенә җитә. Бу еллардагы аның тиражы 300 000 данә тәшкил итә. 1990-2017 елның июленә кадәр баш мөхәррир булып танылган журналист Исмәгыйль Шәрәфиев эшли. 2017 елның июленнән газетны Атлас Гафиятов җитәкли. "Рәсми Татарстан" порталындагы мәгълүматка караганда, 2025 елның икенче яртыеллыгына "Татарстан яшьләренә" 2868 кеше язылган. Хәбәрне 👉монда укыгыз.