Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 ноябрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹АКШ сенаторлары хакимият эшчәнлеген туктатуны (шатдаун) төгәлләргә һәм хөкүмәтне яңадан эшләтә башларга мөмкинлек бирәчәк ике фиркале килешүгә ирешкән. Шатдаун 40 көн дәвам итте һәм ил тарихында иң озыны булды. Аны тулысынча туктату өчен тагын берничә көн кирәк булачак. 🔹Украина АКШтан һава һөҗүменә каршы 27 Patriot комплексы сатып алырга ниятли, дип белдерде президент Зеленский The Guardian интервьюсында. Әңгәмә Мариинский сараенда яздырылган вакытта Киевта утны өзделәр. 🔹Бельгиядә АЭС өстендә кичә кич өч билгесез дрон күргәннәр, дип хәбәр итә Reuters Engie энергетика ширкәте вәкиленә таянып. Аның сүзләренчә, дроннар атом станциясе эшенә йогынты ясамаган. 🔹Stoptime төркеме барабанчысы Владислав Леонтьев икенче административ арест мөддәтен тулысынча утырып чыкканнан соң азат ителде. Ә менә гитарачы Александр Орловны һәм җырчы Диана Логинованы (Наоко) махсус тоту изоляторыннан чыккан җирдә яңадан тоткарлаганнар.