Содержимое
❗️2019 ел башыннан бирле Русия төрмәсендә утыручы сәяси тоткын Азат Мифтаховка дәвалану, посылкалар җибәрү өчен кирәкле 100 мең сум ике көн эчендә җыелып беткән. ”Хәтта артыгы белән тупланды” дип яза Мифтаховка теләктәшлек белдерү өчен ачылган FreeAzat! телеграм-каналы. Шунда ук галимнең әнисе Гөлнур Хөсәенова болай дигән: ”Инде җиде ел диярлек безгә терәк булып торасыз. Сезнең ярдәм Азатны бик нык канатландыра” Азатка ярдәм сорап телеграм-каналга аның хатыны Елена Горбань язган иде. Ул җиде ел дәвамында Азатка тешләрен дәвалату мөмкинлеге барлыкка килде, әмма моның өчен акча кирәк дип хәбәр итте. Төрмәгә теш табибының килүен дә тоткыннар үзара акча җыеп түли. Әлеге вакытта Азат Мифтахов Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге төрмәдә утыра. Аның турында тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз. @azatliqradiosi