Содержимое
Рөстәм Миңнеханов Кытайның иң зур IT ширкәтләре, шул исәптән йөзләрне танучы видеокамералар җитештерүче Hikvision урнашкан Ханчжоу шәһәренә килде Эш сәфәре кысаларында ул Чжэцзян төбәге вице-губернаторы Лу Шань белән очрашты дип хәбәр итә Татарстан рәисе матбугат хезмәте. Чжэцзян Кытайның иң алга киткән вилаятьләренең берсе. Анда Alibaba Group ширкәте, машиналар чыгаручы Geely Holding Group, көнкүреш техника җитештерүче Supor, видеокүзәтү камералары җитештерүче Hikvision ширкәтләре эшли. 2023 елда биредә Татарстанның Иннополис университеты офисы ачылган иде. «Без сезнең провинция белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләр идек, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә элемтәләр бар: 2003 елда Ханчжоу һәм Казан шәһәрләре арасында туганлык мөнәсәбәтләре турында килешү төзелгән, Кукмара һәм Саба районнары белән Чжэцзян провинциясенең берничә шәһәре арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаланган», - дигән Миңнеханов. Аның сүзләренчә, узган ел Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше иң югары дәрәҗәсенә җиткән һәм 3,3 миллиард доллардан арткан. Миңнехановның кайсы ширкәтләрне караячагы әйтелми. ▪️Татарстан моңарчы Hikvision ширкәте белән хезмәттәшлек итеп, республикада йөзләрне танучы видеокамералар урнаштырды. Бу иминлек саклау белән аңлатыла. ❗️Шул ук вакытта БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе йөз танучы технологияләрне көйләүче кануннар булмавына игътибар итте. ▪️Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул мөселмае уйгырлар яшәүче Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата.