Содержимое
Сукыр активист Оксана Осадчая Кырымдагы сәяси тоткыннарны яклап ялгызы пикетка чыкты Күрмәүчеләр хокукларын яклаучы Оксана Осадчая кырымлы Александр Сизиков һәм Ленур Халиловны яклап ялгыз пикет уздырды. «Бүген мин Кырымнан булган ике сәяси тоткынны якларга чыктым. Саша Сизиков – минем кебек үк күрми. Мин аның өчен мөмкин кадәр ешрак чыгарга тырышам, чөнки аңа безнең ярдәм, хатлар һәм ирек бик кирәк. Күрмәүче кешенең төрмәдә булырга тиеш түгел, бигрәк тә ул гаепле булмаганда», дигән Оксана. Бу хакта RusNews яза. Ул шулай ук Халиловны да искә алды: «Аның дүртенче стадиядә яман шеш, метастазлары бар. Башта аны авыруы аркасында иреккә чыгарганнар иде, соңыннан кабат төрмәгә утырттылар. Аның хәле дә Сашаныкына бик охшаган. Мин алар өчен бик борчылам. Алар иректә булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлисе килә». “Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга хөкем ителгән кырымтатар сәяси тоткыны Ленур Хәлилов быел август аенда иреккә чыкты. Аны колониядән авыруы сәбәпле азат иттеләр, чөнки төрмәдә утырганда яман шеш ачыкланды. Моннан тыш аның икенче дәрәҗәдәге кан басымы авыруы, хроник С-һепатиты, бөерендә ташлар һәм бавырында кечкенә кисталар барлыгы әйтелде. Әмма 8 ноябрьдә аны кабат тоткарладылар. Тома сукыр мөселман Александр Сизиков Акмәчет Тикшерү изоляторында утыра. Ул да быел май аенда авыру сәбәпле азат ителгән иде, ләкин соңрак Красноярски төбәк мәхкәмәсе Сизиковны кабат төрмәгә ябу карарын чыгарды.