Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Харьков өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, ун кеше яраланган. Бу хакта Харьков өлкәсе Балаклея шәһәренең хәрби хакимият башлыгы Виталий Карабанов хәбәр итте. Шулай ук яраланучылар Днепропетровски, Черниговски һәм Херсон өлкәләрендә дә бар, дип белдерә җирле хакимият. 🔸Украина дроннары Ульян өлкәсендә подстанциягә һөҗүм иткән. Төбәк башлыгы Алексей Русских белдерүенчә, дроннар бәреп төшерелгән. Электр белән тәэмин итүдә үзгәрешләр юк, диде ул. 🔸 Польшада билгесез кешеләр тимер юлларга зыян салган. Аларның кайберләре Украинага корал ташу өчен дә кулланыла. Польша премьер-министры Доналд Туск бу диверсия булырга мөмкин, дип белдерде. 🔸АКШ Конгрессы Русия белән бизнес алып баручы илләргә карата "бик кырыс санкцияләр" кертү турында канун өлгесен карый. Бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп белдерде дип хәбәр итә Reuters. 🔸Русиядә хәзер студентлар алты ел укыячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Бу системга күчү 2026-2027 уку елында башланачак. Яңа тәртип нигезендә туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә белем бирү програмнары өчен дүрт еллык, инженерлар, табиблар һәм укытучылар өчен - биш еллык, ә тагын да катлаулырак һәм фәнни тиешернүгә нигезләнгән юнәлешләр өчен алты еллык уку каралган. @azatliqradiosi