Содержимое
Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре Үзбәкстан башкаласы Ташкентта Казан ханлыгы чоры рухание, имам һәм шагырь Кол Шәрифнең газәлләрентапкан. Әсәрдә Кол Шәриф Аллаһка булган мәхәббәте турында яза. Бу мәхәббәт аны иртән-иртүк күз яшьләре түгәргә мәҗбүр итә, йөрәген тулысынча яндыра, — дип аңлата тарихчы-галим Исмәгыйль Гыйбадуллин "Татар-информ" агентлыгына. — Ул бу фани дөньядан ваз кичәргә, аны вакытлы тукталыш кебек үтеп чыгарга кирәклеген әйтә. Кеше бөтен нәрсәдән мәхрүм булып, рухи ялангачлыкта Аллаһ каршына басарга тиеш, ди ул. Без шуны беләбез: Кол Шәрифнең гомер юлы шәһитлек белән тәмамланган. Ул туган шәһәрен яклап һәлак булган. Ул үзенең шәкертләре һәм мөридләре белән бергә Казан кирмәнендә, үз мәдрәсәсе янында, батырларча җан биргән, — дип искә төшерә ул. Галимнәр әлегә Кол Шәрифнең бер генә яңа газәлен тапканнар. Әмма алар бу яңа табышның башы гына, киләчәктә Үзбәкстандагы кулъязма антологияләрдән Кол Шәрифнең башка газәлләре дә табылыр, дип уйлый. — Кол Шәриф исеме Казанның һәм татар халкының иң зур символларының берсенә әйләнгән шәхес. Ул безнең өчен очраклы шәхес түгел. Аның язмышында татар халкының катлаулы һәм фаҗигале тарихы чагыла. Шуңа күрә без аның мирасын сакларга, өйрәнергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы, аны бөртекләп җыярга тиешбез, — дип аңлата табыш әһәмиятен Гыйбадуллин. Моңарчы Кол Шәриф иҗатын татар филологы Әнвәр Шәрипов өйрәнгән булган. 1997 елда ул Кол Шәрифнең дүрт газәлен чыгарган, китап нәшер иткән. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi