Содержимое
Кырымда сәясәт белгече Ленора Дюльберга әйткән сүзләре һәм китабы өчен 33 мең сум штраф салынган Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр итә. Үзәк мәгълүматына караганда, Ленора Дюльбергә карата Русия контролендәге Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе 2025 елның 4 декабрендә үк ике карар чыгарган. Аерым алганда, беренче эш Русия Кораллы Көчләрен куллануны "дискредитацияләү" турындагы гаепләүгә кагылган. Русия хакимияте моны Ленора Дюльбернең YouTube-тагы "Кырым инҗире" бәйгесенең туры эфиры вакытында "Крым.Реалии" каналында әйткән сүзләре белән бәйләгән. Нәтиҗәдә ул 30 мең сум штрафка тартылган. Икенче эш "экстремистик материаллар тарату" гаебенә кагылган. Франко исемендәге Кырым фәнни китапханәсендә Ленора Дюльбер автордаш булган "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дигән китап табылуы һәм алынуы турында белдерелгән. 192 битлек бу басма китапханәгә мәҗбүри төбәк нөсхәсе буларак килгән. Мәхкәмә аңа 3 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Украин хокук яклаучы "Трибунал. Кырым эпизоды" телеграм-каналы: "Китап фәнни хезмәт булганлыктан, аңа экстремистик материал тарату турындагы гаепләүләр гомумән дә кагылырга тиеш түгел иде — моны, әлбәттә, Русия куәт оешмалары да, хөкемдарлар да яхшы белә", дип яза. Ленора Дюльбер — сәясәт белгече, социолог, журналист һәм кырымтатар активисты. Ул популяр "Меркез" ток-шоуын алып бара, шулай ук "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дип аталган социологик тикшеренү-монографиянең авторларының берсе. Тулырак 👉монда укыгыз.