Содержимое
Казанның «Әминә» мультсериалы Русиядә милли проектлар бәйгесендә җиңгән Казан мэриясенең «Әминә» проекты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә үткәрелгән VIII Русиякүләм иң яхшы практикалар бәйгесендә җиңгән. Татар телендә 32 мультфильмнан торган цикл «Дәүләт хакимияте оешмаларының иң яхшы практикалары» номинациясендә беренче урынны яулаган. Бу — әлеге конкурста Казанның инде өченче җиңүе. Моңа кадәр «Туган телләр поезды» һәм «Тормыш агачы» проектлары да җиңгән иде. «Әминә» — иң кечкенәләр өчен төсләре бай, истә кала торган җырлар белән баетылган 32 өйрәтүче мультфильмнан торган цикл. Җырларның авторлары — шагыйрә Резеда Гобәева һәм композитор Миләүшә Хәйруллина. Видеоларның төп каһарманы — Әминә исемле кызның тавышын «Апуш» балалар татар театр студиясе шәкерте Мәликә Бариева яңгырата. Мультфильмнарны «Татармультфильм» такымы әзерләгән. 2024 елда «Әминә» «Алтын минбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы милли кыска метражлы фильм» номинациясендә җиңү яулады. 2025 елда проектның сайты эшли башлады: анда мөльтфильмларны карарга, шулай ук җырларны, шигырьләрне һәм җырларның “минус”ларын йөкләп алырга мөмкин. Азатлык Радиосының Әйдә!Online проекты исә татар телен өйрәнергә теләүче төрле яшьтәге һәм төрле тел дәрәҗәсе өчен тулы курслар тәкъдим итә. Аның материалларын түбәндәге сылтамалар аша кереп карый аласыз: 👉Сайт 👉Телеграм 👉YouTube 👉Инстаграм 👉ТикТок