Содержимое
Зеленский: АКШ Русия белән Украина арасындагы низагны июньгә бетерергә тели АКШ быелның июненә кадәр Русия белән Украина арасында тынычлык килешүенә ирешергә омтыла. Бу хакта шимбә журналистлар белән аралашканда Украина президенты Владимир Зеленский белдерде. Элегрәк Reuters агентлыгы үз чыганакларына сылтанып, АКШ тынычлыкка март аена ук ирешүне максат итеп куя дип язган иде. Әмма басма белән сөйләшкән кайбер белгечләр бу чынбарлыктан ерак дип саный. Reuters чыганаклары да, Зеленский да АКШның ашыгуын быел көз узачак Конгресс сайлаулары белән бәйли. Трамп эчке сәясәт мәсьәләренә игътибар бирергә мәҗбүр булачак. Зеленский сүзләренчә, сөйләшүләрдә Русия вәкилләре риторикасы үзгәргән. «Русия делегациясе инде буш “тарихи альманахлар” һәм экскурсларсыз чыгыш ясый. Хәзер сүзләр конкретрак: нәрсә эшлибез, нәрсә эшләмибез; нәрсәгә әзербез, нәрсәгә әзер түгел; утны туктатуны ничек күзәтәбез һәм башка шундый ачык мәсьәләләр турында бара», — диде ул. Шул ук вакытта Зеленский Русиягә ышанмавына басым ясый. Reuters агентлыгы 4-5 февральдә Абуз-Дабидагы сөйләшүләрдән соң язганча, АКШ майда Украинада сайлаулар һәм территория мәсьәләсе буенча референдум уздырырга тәкъдим итә. Әмма Reuters әңгәмәдәшләре моңа шикләнеп карый, чөнки Абу-Дабида территорияләр һәм Запорожье атом электр станциясенең киләчәге турында килешүгә ирешелмәгән. Зеленский да бүген Украина гаскәрләрен Донецки өлкәсеннән чыгаруны кире какты. Киев моны кабул ителмәслек дип саный, әмма демилитаризацияләнгән зона яисә махсус икътисади зона кебек «стандарт булмаган карарларны» тикшерергә әзер. Шулай ук Зеленский АКШ белән Украинада референдум үткәрү мөмкинлеге турында да сөйләшүләр баруын раслады. Украина президенты хәбәр итүенчә, өч яклы сөйләшүләр киләсе атнада Майами шәһәрендә узачак. Шул ук вакытта кичә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков сөйләшүләрнең АКШта узуы турында миңа билгеле түгел дигән иде.