Содержимое
Уфадагы тулай торакта һөҗүм: Хәбиров вакыйга урынына килмәде, һөҗүм итүче неонаци оешмасы тарафдары булган дип язалар Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яшәгән тулай торактагы һөҗүмнән соң берничә сәгать вакыт узганнан соң гына республика башлыгы Радий Хәбиров пост чыгарды. Ул белем бирү йортларын саклауны көчәйтәбез диде. Яраланучыларның конкрет кайсы илдән булулары әйтелмәде, ләкин аларның туганнарын Русиягә китерүдә ярдәм итәрбез диде Хәбиров. Вакыйга урынына Башкортстан хөкүмәте вице-премьерлары Урал Килсенбаев һәм Ирек Сәгыйтов, эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, медицина университеты ректоры ВалентинПавлов килгән. Килсенбаев сүзләренчә, 15 яшьлек һөҗүм итүче Уфаның 111нче гимназиясендә 9нчы сыйныфта укыган. Аның бу адымга ник баруының сәбәпләре турында әйтмиләр. Журналист Ксения Собчакның "Осторожно медиа" телеграм каналы язуынча, егетнең исеме Александр "ул кискен уңчыл карашлы булган, шуңа күрә Африка, Һиндстан һәм башка илләрдән чыккан кешеләр яшәгән тулай торакны махсус сайлаган", дип яза. Шулай ук канал тулай торак диварына кан белән ясалган свастика фотосын да чыгарды. Куәт оешмаларына якын Baza телеграм каналы үсмер NS/WP неонаци оешмасы тарафдары булган дип язды. Тулрай торакта бу вакытта сакчы булмаган, ул кичке 11дә генә килә. Көндез анда вахтер гына утыра, аның ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен махсус төймәсе бар. Вахтер яралы, хастаханәдә. Былтыр декабрьдә Мәскәү өлкәсендәге Горки-2 бистәсендә урнашкан мәктәптә 9нчы сыйныф укучысы Таҗикстан ватандашы булган 10 яшьлек баланы пычак кадап үтерде. Һөҗүм итүче ультрауңчы карашларда булган диделәр.