TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30181

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры430Количество просмотров
Опубликован12 февр.12.02.2026, 06:08
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы инде 5 сәгать дәвам итә. 🔸Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Фалейчик тоткарланган. Ул ришвәт алуда шикләнелә. 🔸Украина Волгоград өлкәсендә сугыш кирәк-яраклары саклау арсеналына һөҗүм ясаган. Хакимият вәкилләре зыян күрүче кешеләр юк дип белдерде. 🔸WhatsApp матбугат хезмәте мессенджерның Русиядә томалануына карата белдерү белән чыкты. Алар хакимият гамәлләрен русияләрне «дәүләт контролендәге, күзләүдән якланмаган кушымтага» күчерү омтылышы белән бәйлиләр һәм кулланучылар элемтәдә калсын өчен «мөмкин булганның барысын да эшлибез», диделәр. 🔸Казакъстан президенты яңа Конституция турында референдумны 15 мартка билгеләде. Төп үзгәрешләр арасында — бер пулатлы парламентка күчү һәм Конституциянең халыкара килешүләрдән өстенлеген тану бар. 🔸Русия думасы депутатлар төркеменең Telegram томалану сәбәпләре турында дигиталь үсеш министрлыгына сорау юллау тәкъдимен кире какты. Инициативаны 77 депутат яклады, 102се каршы тавыш бирде.