Содержимое
"Кремль һәлак булучыларның чын санын яшерү өчен бар көчен куя" АКШның Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) чыгарган мәгълүматка караганда, 2022 елның февраленнән Русиянең якынча 1,2 миллион хәрбие һәлак булган, яраланган яисә хәбәрсез югалган. Аларның якынча 325 меңе – үлгәннәр, ди үзәк. "Идел.Реалии" журналисты Рамазан Алпаут бу уңайдан CSIS үзәгенең Саклану һәм иминлек департаменты башлыгы Сет Г. Джонс белән сөйләште. — Минемчә, төп мәсьәлә шунда: кайбер оешмалар бары тик рәсми рәвештә расланган үлем очракларын гына исәпкә ала. Алар Русиядәге зиратлардагы мәгълүматларга яки хастаханәләрдә расланган исемнәргә таяна. Әмма хәрби өлкәдә эшләгән, бәяләмәләр белән шөгыльләнгән кешеләр өчен аңлашылганча, дәүләт оешмалары тарафыннан бу саннарны яшерергә тырышуының күп сәбәпләре бар, — ди ул. Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәр санының башка төбәкләрдән пропорциональ рәвештә күбрәк булуын Джонс сәяси сәбәпләр белән аңлата. — Күрәсең, Кремль сәяси яктан Мәскәү, Петербур кебек мөһим шәһәрләрдән кешеләрне югалтуга караганда, әлеге төбәкләрдән булган кешеләрне "кулланыла торган ресурс" итеп карарга күбрәк әзер. Мәскәү һәм Петербур кебек шәһәрләрдә үлгән яки яраланган русияләр саны әллә ни зур түгел. Минемчә, бу – сәяси яктан бик сизгер мәсьәлә, — ди ул. Әңгәмне урыс телендә 👉монда укырга мөмкин. Азатлык Радиосында аның кайбер фикерләре 👉монда.