Содержимое
Пенза өлкәсенең Сердобски шәһәре мэры Марина Ермакова «мигрант тарихы булган гаиләләргә» торак сертификатлары бирүдән соң чыккан җәнҗал аркасында вазифасыннан киткән. «Говорит не Москва» телеграм-каналы мәгълүматынча, Ермакова ике торак сертификаты тапшырган һәм 10нчы февральдә аларны алган ике хатын-кыз белән төшкән фотосын бастырган. Ул сертификатларның «Русия ватандашларын арзанлы һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт програмы кысаларында бирелүен билгеләгән. Шуннан соң аның язмасы астында ксенофоб фикерләр пәйда булган, кайберәүләр аны "русофоб" дип атаган. 12 февральдә Ермакова шәһәр башлыгы вазифасыннан китәргә карар кылуын хәбәр итте. «...Сине мыскыл иткәндә һәм юкка чыгарырга тырышканда дәшми калу ризалашу дигән сүз. Шуңа күрә мин яла ягуга каршы үземне прокуратура, тикшерү оешмалары һәм мәхкәмә аша яклаячакмын», дип язган ул «ВКонтакте» сәхифәсендә. Соңрак әлеге бит ябылган. @azatliqradiosi