Содержимое
Татарстанда “Ирек” дигән хокук яклау үзәге ачылган Үзәк үз Telegram-каналында язуынча, алар инде үз эшләре турында Русия юстиция министрлыгына белгертү юллаган. Telegram-да кайнар элемтә булдырган. Хокук яклаучылар кеше хокуклары бозылуын күзәтәчәк, киңәшләр белән ярдәм итәчәк һәм мәхкәмәләрдә сезне вәкиллек итәчәк, шулай ук хокукларны яклау турында чаралар оештырачак. “Миссиябез – хокуклары һәм ирекләре кысылган һәр кешене яклау”, диелә аларның хәбәрендә. Проект үз эшен республиканың 43 районында алып бармакчы. Әгәр сез республикага хокукый үзгәрешләр алып килүне якынайтырга, хезмәттәшлеккә һәм бергә эшләргә әзер икәнсез, без юристларны, волонтерларны һәм җәмәгать оешмасы вәкилләрен көтәбез, диелә алар хәбәрендә. ❓Ничек уйлыйсыз, хәзерге Русиядә тулы күләмдә хокук яклау белән шөгыльләнү мөмкинме? @azatliqradiosi