Содержимое
"Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстаннан татар активистын Русиягә тапшырмаска сорый "Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстан премьер-министрына мөрәҗәгать итеп, татар сәяси эмигранты Илфат Гәрәевны Русиягә бирмәскә чакырды. 22 яшьлек активист Гәрәев Татарстан халкын репрессив сәясәттән, мобилизациядән һәм ислам принципларының бозылуыннан яклап чыгыш ясаган, диелә белдерүдә. Оешма аны Мәскәүнең республикаларга карата сәясәтен тәнкыйтьләгән яңа буын татар яшьләренең бер мисалы дип атый. 2023 елдан бирле Гәрәевкә каршы "террорчылыкны аклау" һәм "дәүләт иминлегенә каршы өндәүләр" маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелгән. Лига фикеренчә, бу – сәяси оппонентларны эзәрлекләү өчен кулланыла торган гадәти гаепләүләр. Мөрәҗәгатьтә искәртелгәнчә, халыкара хокук нормалары сәяси характердагы эзәрлекләү очрагында экстрадициядән баш тарту мөмкинлеген бирә. Шулай ук Русия рәсмиләре тарафыннан халыкара хокук принципларын кире кагу турындагы белдерүләр дә телгә алына. "Азат милләтләр лигасы" Әрмәнстан хакимиятләрен Гәрәевне Русиягә тапшырмаска, аны мәҗбүри кайтарудан якларга һәм имин илгә китү мөмкинлеген тәэмин итәргә чакыра. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi