Содержимое
✍️Быел 17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант узачак. Оештыручылар елдан елга аны язучылар арта дип белдерә. 2019 елда диктантны 60 мең кеше язса, 2025 елда катнашучылар саны 405 меңгә җиткән, ди алар. Гадәттәгечә, диктант онлайн һәм офлайн форматларда үтәчәк дип көтелә. Теләүчеләр аны БСТ, "Тамыр" телеканалларында, "Ашкадар" радиосында, акциянең рәсми сайтында һәм оештыручыларның социаль челтәрләрендә тыңлап яза алачак. Диктантны офлайн язу өчен исә Башкортстан районнарында, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә мәйданчыклар оештырылачак. Чара харитасында мәйданчыклар Беларус, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан илләрендә күрсәтелә. Быелгы акциянең төп үзенчәлеге – ясалма акыл технологияләрен куллану. Оештыручылар компьютерда җыелып онлайн җибәрелгән текстларны ясалма интеллект тикшерәчәк ди. — Без технологияләрне туган телне үстерү хезмәтенә куйдык, — дип белдерә алар. Узган еллардагы кебек үк, диктантны быел да "төньяк-көнбатыш диалект"та язалар. Белгечләр чынлыкта бу диалектның татар теле булуын әйтә. Башкортстанда "төньяк-көнбатыш диалектын" аерым билгеләү һәм диктантны яздыру 2020 елда башланды. Республиканың төньяк-көнбатышында яшәүчеләр, татарча сөйләшәбез дип исәпләүчеләр моңа ризасызлык белдереп килә, башкортлаштыру сәясәтенең чагылышы дип күрә. Кайбер белгечләр бу гамәлләрне республика башлыгы Радий Хәбиров һәм Азат Бердин, Салават Хәмидуллин кебек идеологларга бәйли. Шул ук вакытта, "төньяк-көнбатыш диалект"ны яклаучылар да бар. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi