Содержимое
"Украинаның асаба халыклары турындагы" канунны тормышка ашыру "урыныннан кузгалды" Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленскийның фәрманы чыкканнан соң Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белдерде. 2 апрель көнне Зеленский офисы хөкүмәткә Кырымтатар Мәҗлесенә кырымтатар халкының вәкиллек итүче оешмасы буларак хокукый статус бирү мәсьәләсен хәл итүне тәэмин итәргә йөкләгән фәрман чыгарды. Текстка ярашлы, әлеге документ кырымтатар халкының тотрыклы үсешкә хокукын гамәлгә ашыруны, аның милли, мәдәни, тел һәм дини үзенчәлеген гарантияләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Чубаров "Украинаның асаба халыклары хокукларын яклауда" күрсәткән сәяси ихтыяр һәм өзлекле эшчәнлек өчен Зеленскийга рәхмәт белдерде. Зеленский сүзләренчә, Кырымтатар Мәҗлесе һәрвакыт кырымтатар халкының вәкиллек итү оешмасы булган, ә хәзер бу статус юридик һәм сәяси яктан рәсми рәвештә ныгытыла. Кырымтатар Мәҗлесе 1991 елда оешты һәм әлеге халыкның бердәнбер югары вәкаләтле башкарма оешмасы булып тора. Әмма шул вакыттан бирле ул тиешле хокукый статуска ия булмаган. "Әлеге юридик мәсьәлә хәл ителгәннән соң, Мәҗлес, аерым алганда, дәүләт програмнарын эшләүдә катнаша алачак һәм кырымтатар халкының мәнфәгатьләрен тулы күләмдә яклау мөмкинлегенә ия булачак", диелә президент сәхифәсендә. @azatliqradiosi