Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дагыстанда көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Геджухский сусаклагычы дамбасы ишелгән. Берничә бистәне су баскан. Дербент районында су агымы алып китү нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Коткаручылар аларны судан алып чыккан, әмма алар хастаханәдә үлгән. Шулай ук Мамедкалы бистәсе районында "Кавказ" федераль юлы күпере ишелгән. 🔸Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Одессада өч кеше һәлак булган. Шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак белдерүенчә, тагын ун кеше яраланган һәм аларның икесе авыр хәлдә. Һөҗүм нәтиҗәсендә ике күпкатлы бина, 12 шәхси йорт, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, кибет һәм 27 машинага зыян салынган диде Лысак. 🔸Фетнәчел Луһански "халык республикасында" электр подстанциясе зарарлану сәбәпле 41 шахтер күмер базыннан чыга алмый. Бу хакта Мәскәү тарафыннан билгеләнгән "ЛХР" җитәкчесе Леонид Пасечник хәбәр итте. ТАСС һәм "Интерфакс" язуынча, электр станциясенә Украина кораллы көчләре һөҗүм иткән. 🔸«Артемида II» миссиясе астронавтлары беренче тапкыр Айның кире ягын күргән. Бу хакта экипаж миссиясе BBC-га сөйләгән. 🔸Башкортстанда язгы ташу сәбәпле, дистәләгән юл участокларын су баскан, юл хәрәкәте чикләнгән. Республиканың гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов әйтүенчә, барлыгы 12 районда 20ләп очрак контрольгә алынган. @azatliqradiosi