Содержимое
Башкортстанда өч студент кызны "армияне дискредитацияләү" өчен штрафка тартканнар Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе өч студент кызны армияне "дискредитацияләү"дә гаепләп һәрберсен 30 мең сум штрафка тарткан. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат үзәгенә сылтама белән Идел.Реалии хәбәр итә. Өч студентны җирле көллиятләрнең берсендә "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүгә юнәлтелгән сүзләр булган видеоролик төшерү"дә гаепләгәннәр. Видео соңрак Telegram-каналларның берсендә чыккан. Мәхкәмә карарында видеода студентларның төгәл нәрсә әйтүләре турында бәян ителми. Кызларның өчесе дә гаебен таныган. Аларның адвокаты гаиләләренең "матди хәле авыр" булу сәбәпле, штрафны кисәтүгә алмаштырырга сораган булган. Мәхкәмә штрафны кисәтү белән алыштыру өчен нигезләр «юк» дип белдергән, чөнки кылынган административ хокук бозуның эчтәлеге һәм аның җәмгыять өчен куркынычлык дәрәҗәсе югары дип бәяләнгән. Кызларның исемнәре аталмый. "Idel.Реалии" мәхкәмә карары басылган сайт аша аларның исемнәрен ачыклаган, әмма иминлек сәбәпле аны таратмый. @azatliqradiosi