Содержимое
Чит илдә дә татар рухы: АКШта хоккей Татарстан байрагы астында узды Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды. "Еllenton" боз аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары очрашты. Ун кеше бер такымда, ун кеше икенче такымда. Такымнар Канада белән АКШ татарлары итеп бүленмәгән, икесендә дә ике дәүләттә яшәүче татарлар булган. Ике капкачы һәм хөкемдар читтән чакырулы булган, алар — башка милләт кешеләре. Ике дәүләткә бүленеш дөрес булмас дип таптык, икесендә дә Америка белән Канадада яшәүче татарлар кушылмасы иде, диделәр Азатлыкка хоккейны оештыручылар. Ә оештыручылар — Tampa Tatar, Montreal Tatar, Tatars of Florida оешмалары. Быел Татар хоккей уеннары сигезенче тапкыр узды. Уен башланыр алдынан элеккеге гадәт белән Татарстан гимны яңгыраган. Аны аягүрә барысы да тыңлаган, җырлаган. Аннары такымнар бер-берсен сәламләгән, уен башланган. Уен арасындагы тәнәфесләрдә дә татар җырлары яңгыраган. Уенчылар ял итү вакытында җанатарлардан берсе бозга чыгып, Татарстан байрагын болгап йөргән, "Татарлар, алга!" дип кычкырган. Татарстандагы хоккей уеннарында мондый хәлләр булгалый, әмма анда андый кешеләрне тоткарлыйлар, куып чыгарырга да мөмкиннәр. Бу тәртип бозу дип санала, әмма АКШтагы Татар хоккеенда мондый хәл мәзәк буларак кына кабул ителгән. Җанатар куып чыгарылмады, дип сөйләде оештыручылар. Татар хоккей матчы "Ак барс" такымының "Яшел барс"ны җиңүе белән тәмамланган. Алар 15:12 хисабы белән беренчелекне яулаган. Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз, шунда ук фотогалереяны да карый аласыз. @azatliqradiosi