Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Пермь өлкәсенең Добрянка шәһәрендә 9нчы сыйныфның 17 яшьлек укучысы укытучы хатын-кызга пычак белән һөҗүм иткән, дип хәбәр иткән төбәк башлыгы Дмитрий Махонин. Укытучы хастаханәдә үлгән. Һөҗүм итүче тоткарланган. 🔸“Түбән Кама нефтехим” ширкәте шартлау нәтиҗәсендә 12 кешенең һәлак булуын раслады. Ширкәт җирлегендә эзләү эшләре тәмамланган. 🔸Днепропетровски өлкәсендә Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә 11 яшьлек малай һәлак булган, дип хәбәр иткән өлкә администрациясе башлыгы Александр Ганжа. 🔸Владимир өлкәсендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә җиде яшьлек малай һәм аның әти-әнисе һәлак булган, дип хәбәр иткән губернатор Александр Авдеев. 🔸Украина пилотсыз очкычлары Воронеж өлкәсенә һөҗүм иткән, бер кеше зыян күргән, дип белдергән төбәк губернаторы Александр Гусев. Astra мәгълүматына караганда, дроннар “Минудобрения” ширкәтенә һөҗүм иткән, әзер продукция саклау урынында янгын чыккан.