TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30650

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры650Количество просмотров
Опубликован7 апр.07.04.2026, 15:34
Содержимое поста

Содержимое

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Русиянең Украинадагы баскын сугышы турында документаль фильмнары өчен Кинематографистлар төркемен Тукай бүләгенә тәкъдим итүне татар халкын мыскыл итү дип саный. Бу хакта БТИҮ белдерү белән чыкты "Җәмәгать, бишенче ел инде Русия дәүләте бәйсез Украинага каршы басып алучы, җинаятчел сугыш алып бара. Әлеге канлы сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 17663 кеше һәлак булган. Бу рәсми расланган мәгълүмат. Чынлыкта үлгән, хәбәрсез югалган һәм авыр яраланган кешеләр саны берничә тапкыр күбрәк. Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу гамәлне татарларга, башкортларга һәм башка халыкларга каршы геноцид дип бәяли. Кызганычка каршы, бу коточкыч геноцид көчәя. Русия хакимияте Украинадагы канлы сугышны дәвам итә... Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу кинемотографистларны нәмзәтләр исеменә кертүне Тукаебызны, татар халкын мыскыл итү дип бәяли. Бу нәмзәтне тәкъдим итеп, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе Тукайга хыянәт итте. Оят бу, хурлык! Татарларны бөтен дөньяга сатлык җан, милли горурлыгы булмаган мескен халык итеп күрсәтү!”, диелә белдерүдә. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi