TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30658

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры245Количество просмотров
Опубликован9 апр.09.04.2026, 07:58
Содержимое поста

Содержимое

Яңа Кырлайда Тукай музеен төзекләндерүгә 13,6 миллион сум бүлеп биреләчәк Акча республика бюджетыннан бүленәчәк. Моңа кадәр Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Яңа Кырлайда 30 миллион сумга яңа экспозиция булдыруга бәйге игълан ителгән иде. 2025 елның августында Яңа Кырлай авылында Тукай музееннан Сәгъди йортына кадәр Ия елгасы яры буйлап сузылган "Тукай эзләре буйлап" туристик маршрутын төзекләндерүгә 86,8 миллион сум юнәлтеләчәге билгеле булган иде. Әмма февраль аенда дәүләт экспертизасының баш идарәсе әлеге маршрут территориясен төзекләндерү проектына тискәре бәяләмә бирде. Быел Тукай бүләге 25 апрельдә Кырлайда тапшырылачак. 👉Тулырак монды укыгыз: https://smarturl.click/VRAa4