Содержимое
❗️ Грециядә Литвада ике кешене үтерү әзерләүдә шикләнелгән ирне тоткарлаганнар. Башкорт активисты Руслан Габбасов үтерелергә тиеш кешеләрнең берсе мин идем дип белдерде. Бүген Европа матбугат чаралары Литвада сыену алган 46 яшьлек Русия активисты һәм Кремльгә каршы чыгышлары белән билгеле сәяси киңәшчене үтерүне оештыруда катнашкан ирнең тоткарлануы турында хәбәр чыгарды. Литвада яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов үтерелергә тиеш кешеләрнең берсе мин идем дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу былтыр, Литва бәйсезлеге көнен бәйрәм иткән вакытта булган. Габбасов мине балам һәм хатыным белән өйгә кайтып барганда үтермәкче булганнар дип сөйләде үзенең каналларында. Тикшерү мәнфәгатьләрендә бу хакта дәшми торганнар. “Русия хакимиятләре башта мине ничек тә Русиягә кайтарырга тырышты. Моның өчен төрле ысуллар кулландылар, туганымны тоткарлап, әгәр кайтсам, аны азат итәргә вәгъдә бирделәр. Болар килеп чыкмагач, чекистлар катырак гамәл кылырга хәл иткән», ди ул. Тоткарланган иргә 55 яшь диелә. Ул 10 февральдә тоткарланган, дип хәбәр итә Delfi. Voria басмасы мәгълүматына караганда, ул — Грузиядән чыккан этник грек. Салоники мәхкәмәсе аны Литвага экстрадицияләүне рөхсәт иткән, әмма ир Греция Югары мәхкәмәсенә шикаять биргән. Ул үз гаебен кире кага һәм Литвада аның тормышына куркыныч яный дип белдерә. Эштә барлыгы җиде кеше катнаша: Греция, Русия, Грузия, Украина, Беларус һәм Литва ватандашлары. Алар 2025 елның 12 мартында тоткарланган, дип яза Delfi. Журналистлар мәгълүматына караганда, җинаятьнең «төп оештыручылары» кулга алынмаган. Төп фигурантларның берсе Русия һәм Греция ватандашлыгына ия һәм хәзер Германиядә яши, дип хәбәр итә Voria.