TGINSIGHT CHAT
🇵🇸 ED.TRAVEL.LIFE - сәяхәтләр | путешествия | travels 🧳
@Ed_travel_life
TravelВсем мир! Меня зовут Эд, я актер, которому интересна тема путешествий. 🌍 Делюсь новостями, заметками, кадрами, лайфхаками по этой теме. Добро пожаловать в группу! Хуш килдегез! Welcome! 🎬. Языки: русский, татар;частично: қазақ, eng. 🔗edtravellife.tatar
Recent posts
Page 1 of 85 · 1,011 posts
Posted Apr 20
🔠 🔠 🔠 🔠 🔠🐄 🔠 🔠 🔠 🔠 🔠 🔠 🌳Фанал урманы — Мадейра утравының иң серле һәм тып-тын почмакларыннан берсе. Томан эчендә югалып калган борынгы агачлар, мүккә төренгән ботаклар һәм дымлы һава бу урынга үзенә генә хас әкияти халәт бирә. Фанал — ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Лаурисильва урманының иң яхшы сакланган өлешләреннән санала. Фанал аша узучы PR13 Vereda do Fanal һәм PR14 Levada dos Cedros сукмаклары сәяхәтчеләргә урманның үзенчәлекле табигый мохитен тоярга, аның тынлыгын һәм борынгылык рухын якыннан кичерергә мөмкинлек бирә. 🇵🇹 🔠 🔠 🔠 🔠 🔠 🔠 🔠 4 өлеш 😒 4 часть 🌳Фанал — одно из самых загадочных мест Мадейры. Древние деревья, покрытые мхом, растворяются в тумане, создавая атмосферу тишины и почти нереальной глубины. Этот лес является частью Лаурисильвы Мадейры — объекта Всемирного наследия ЮНЕСКО, и относится к числу наиболее хорошо сохранившихся участков. Через этот район проходят тропы PR13 Vereda do Fanal и PR14 Levada dos Cedros, позволяющие почувствовать особую атмосферу леса, его спокойствие и древний характер. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️ 🏞Мадейра. ФОТО : 🤩часть 1 өлеш 🤩часть 2 өлеш 🤩часть 3 өлеш 🤩Чыгымнар | Расходы ВИДЕО : 🤩Fanal forest 🤩Пика-ду-Ариейру 🤩Фуншал. Җиргә төшү | Приземление 👨💻@ed_travel_life 🤩edtravellife.tatar
Posted Apr 20
⏳ ВЕРСИЯ НА РУССКОМ ЯЗЫКЕ 💬 Уйлар. Мин дөрес булмаган паспорт белән һава аланына бардым... Мәскәүнең Внуково һава аланына барганда булган бер вакыйганы сөйлисем килә. Мин аннан Самарага очарга, ә аннары автобус белән Җаек шәһәренә (Казакъстан) барырга теләдем.…
Posted Apr 18
🇯🇵 Сакура чәчәк атуын үткәреп җибәргән булсагыз да, борчылырга урын юк. Япониядә май аенда махсус шуның өчен барырлык икенче «чәчәк сезоны» бар: шибазакура — алсу флокслар чәчәк аткан вакыт. Бу чорда калкулыклар алсу келәмгә әйләнә. 👀Күзәтү өчен иң матур урыннар: 🌸Фудзи тавы итәге Иң мәшһүр урыннарның берсе — Фудзи тавына карап торган, якынча 500 мең төп шибазакура үскән киң кырлар. Чәчәк ату чоры, гадәттә, апрель урталарыннан май ахырларына кадәр дәвам итә. 🌸Токио тирәсе Монда кырларны гади генә итеп түгел, ә чәчәкләрдән ясалган бизәкләр, орнаментлар рәвешендә оештыралар. Дистәләрчә төр шибазакура утыртылган, гомуми саны якынча 400 меңгә җитә. Чәчәк ату чоры, гадәттә, апрель урталарыннан май ахырларына кадәр дәвам итә. 🌸Япониянең төньягы Иң киң колачлы «алсу калкулыклар» нәкъ менә монда: якынча 10 гектар мәйдан тулысынча чәчәкле келәм белән каплана. Монда сезон бөтен май ае дәвамында һәм хәтта июнь башына кадәр сузылырга мөмкин. 🌸Илнең көнбатышы Азрак ачык юнәлеш: төрле төстәге катнаш кырлар (Алсу гына түгел), туристлар азрак һәм атмосфера тынычрак. 😀Чәчәк атуның иң югары ноктасы ел саен үзгәрә — шуны истә тотарга кирәк. 📏 📏 📏 📏 📏 📏 📏 📏 🔠 🔠 🔠 🔠 🔠 🔠 📏 📏 📏 📏 📏 📏 📏 📏 🇯🇵 Если пропустили сакуру – не проблема. В Японии есть второй сезон, ради которого стоит ехать в мае: цветение шибазакуры (розовых флоксов), когда целые холмы превращаются в розовые ковры. 👀Где ловить это зрелище: 🌸Район у подножия Фудзи Самая известная точка: огромные поля из ~500 000 цветов с видом на гору. Сезон – с середины апреля до конца мая, пик обычно в начале–середине мая. 🌸 Недалеко от Токио Здесь делают не просто поля, а узоры из цветов, десятки сортов, около 400 000 растений. Цветение – конец апреля. 🌸Север Японии Самые масштабные «розовые холмы» – около 10 гектаров сплошного цветочного покрытия. Пик позже – весь май и даже начало июня, что удобно, если опоздали в другие регионы. 🌸 Запад страны Менее очевидное направление: комбинированные поля с разными цветами (не только розовый), меньше туристов и более спокойная атмосфера. 😀Важно: пик цветения плавает каждый год. Триумф Эмигранта
Posted Apr 18
⏳ВЕРСИЯ НА РУССКОМ ЯЗЫКЕ 💬Уйлар. Мин дөрес булмаган паспорт белән һава аланына бардым... Мәскәүнең Внуково һава аланына барганда булган бер вакыйганы сөйлисем килә. Мин аннан Самарага очарга, ә аннары автобус белән Җаек шәһәренә (Казакъстан) барырга теләдем. Мин алдан ук «Победа» лоукостерына арзан билет сатып алдым. Сүз уңаеннан, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: әгәр бу һава ширкәте белән очышка җентекләп әзерләнсәң, теркәлү, кул йөге һәм багаж кагыйдәләрен алдан өйрәнсәң, гадәттә бернинди дә проблемалар килеп чыкмый. Шулай итеп, планлаштырылган очышка берничә көн кала, мин үземнең чит ил паспортларымның берсен виза рәсмиләштерү өчен тапшырдым. Кулымда икенче чит ил паспорты калды* (гомумән, мин еш кына чит ил паспортларын хәтта эчке рейсларда да кулланам). Беркөнне уйлап та тормыйча, иртәнге таксига утырдым... Бер мизгелдә юлда көтмәгәндә башыма бер уй килде: «Ә мин хәзер виза үзәгендә булган паспортка билет рәсмиләштермәдемме?» Маршрут квитанциясен электрон почтада тикшерә башладым — һәм та-дааам... Әйе! Шулай булган да. Эдуард абый документлары булмаган килеш очарга җыенган. Очарга өч сәгатьтән дә кимрәк вакыт калган иде. «Победа» сайтын өстән-өстән генә һәм бераз йокымсырап өйрәнеп, аның лоукостердагы төгәл кагыйдәләрен белеп, очарга рөхсәт бирмәскә мөмкиннәр дигән нәтиҗәгә килдем. Миңа бу көнне Җаек шәһәренә эләгергә кирәк иде, шуңа күрә билгеләнгән урынга ничек барып җитү турында альтернатив вариантларны актив эзли башладым. Үзем өчен мөмкин булган чишелешләр чылбырын төзеп, аэропортка килгәч, авиакомпания хезмәткәрләренең ахыргы карарын көттем. Һәм менә мин инде Внуковода. Кирәкле теркәү урыннарын таптым, «Победа» хезмәткәренә үз хәлемне аңлаттым һәм җавап көтеп... Аллага Шөкер! Миңа «бу проблема түгел» диделәр. Бары тик махсус стойка янына барырга, 800 сум түләргә кирәк — һәм билеттагы мәгълүматларны үзгәртәчәкләр. Эдуард абый җиңел сулап куйды. Барысы да көткәннән җиңелрәк булып чыкты. Бюрократия минималь булганда бик шәп. Тагын бер тапкыр үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: теләсә нинди ситуациядә дә үзеңнән торганның барысын да эшләргә тырышырга, паникага бирелмәскә, карарларны эмоцияләргә бирелмичә акылга таянып кабул итәргә кирәк. Ә нәтиҗә бездән тормый — ул Аллаһы Тәгаләдән. *Русия ватандашлары бер үк вакытта ике чит ил паспортына ия була ала. @ed_travel_life👨💻edtravellife.tatar
Posted Apr 17
🕌Кайруандагы Сиди Сахби мәчете Абу Замаа әл-Балави — Аллаһының рәсүле Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ияргән сәхабә — зирате тирәсендә төзелгән. Ул 654 елда сугышта батырларча һәлак була һәм шунда җирләнә. 📍🇸🇦🇸🇦🇸🇦🇸🇦🇸🇦 ☺️☺️☺️☺️☺️☺️☺️ 🕌Мечеть Сиди Сахби в Кайруане возведена вокруг захоронения Абу Замаа аль-Балави — сподвижника Пророка Мухаммада (мир ему и благословение Аллаха). Он пал в бою в 654 году и был погребён на этом месте. 🏞Photo and video by Bulat Giniyatullin 👨💻@ed_travel_life
Posted Apr 16
🇰🇿🇹🇷 Pegasus һава ширкәте Истанбулдан Җаек шәһәренә туры рейслар ачып җибәрә. Бу — төбәк халкы һәм күрше шәһәрләр өчен зур куаныч: хәзер сәяхәт итү тагын да уңайлырак һәм тизрәк булачак. Ә ташламалар вакытында Pegasus арзан бәяләргә билетлар тәкъдим итә — яңа юнәлешләрне ачарга һәм юл чыгымнарын экономияләргә менә дигән мөмкинлек! 🤗🤔🫣 🇰🇿🇹🇷 Авиакомпания Pegasus запускает прямые рейсы из Стамбула в Уральск. Это отличная новость для жителей региона и соседних городов: теперь путешествовать станет удобнее и быстрее. А во время акций и скидок у Pegasus можно приобрести билеты по очень выгодным ценам — шанс открыть новые направления и сэкономить на поездках!
Posted Apr 14
2026 елда Казан - ислам дөньясының мәдәни башкалысы дип игълан ителде Беренче вакыйга: 🎙 Халыкара Изге Коръән премиясе. Бөек Раббыбыз Аллаһның рәхмәте белән, бу бәрәкәтле елга багышланган чаралар Изге Коръән уку белән башланачак 📅 24 апрель 📍 Г. Камал исемендәге…
Posted Apr 14
2026 елда Казан - ислам дөньясының мәдәни башкалысы дип игълан ителде Беренче вакыйга: 🎙 Халыкара Изге Коръән премиясе. Бөек Раббыбыз Аллаһның рәхмәте белән, бу бәрәкәтле елга багышланган чаралар Изге Коръән уку белән башланачак 📅 24 апрель 📍 Г. Камал исемендәге Татар академия театры Сезне нәрсә көтә? 🖼 «Коръән дөньясы» күргәзмәсе 15:30 Коръәннең иңүе һәм гасырлар дәвамында саклану юлы 🎙 Халыкара Коръән премиясе 16:30 Дөньяның иң яхшы Коръән укучылары 🎭 Театраль куелыш Коръәннең рухи мирасы һәм мәңгелек хакыйкәтләре турында Билетлар — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сайтында . Безнең канал MAX челтәрендә Кушылыгыз, элемтәдә булыйк 🤲
Posted Apr 13
📚Үзбәкстандагы Ислам цивилизациясе үзәге дөньядагы иң зур комплекс буларак Guinness World Rec ords тарафыннан рәсми рәвештә танылды. Бу үзәк — бай тарихи мирасны заманча музей технологияләре белән берләштергән уникаль үрнәк. Масштаб, концепциянең бөтенлеге һәм проектны гамәлгә ашыру дәрәҗәсе рекордлар китабы таләпләренә тулысынча туры килә, дип билгеләп үтте Шейда Субаши — Гиннесс рекордлар китабының рәсми вәкиле һәм хөкемдары. 🔠 🔠 🔠 🔠 🔠 🔠☪️ 🔠 🔠 🔠 📚Центр Исламской цивилизации в Узбекистане официально признан Guinness World Records крупнейшим в мире в своём роде. Этот комплекс стал уникальным примером гармоничного соединения богатого исторического наследия и современных музейных технологий. Масштаб, целостность концепции и уровень реализации полностью соответствуют критериям, отметила Шейда Субаши — официальный представитель и судья Книги рекордов Гиннесса.
Posted Apr 12
ФОТОСУРӘТЛӘР🏞 ФОТОГРАФИИ 🏞 👨💻@ed_travel_life
Posted Apr 12
🥵😀😤😤😓😤😀😤😤 📍Халльштатт, Австрия 👨💻@ed_travel_life
Posted Apr 12
😵💫Укучыларның күбесе дөрес җавап бирде. Кадрларда Австриянең атаклы «Халльштатт» исемле авылына бару юлындагы гүзәл күренешләр сурәтләнгән. Сүз уңаеннан — кызыклы факт: бу авыл Кытай халкына шул кадәр ошаган, ки алар үзләрендә аның күчермәсен төзергә карар кабул иткәннәр. Австриянең бу истәлекле урыны нинди матур һәм үзенчәлекле мохиткә ия икәнен тагын бер тапкыр искә төшерәсем килә. 😵💫Большинство читателей ответили правильно! На кадрах запечатлены живописные австрийские виды по дороге к знаменитой деревушке под названием «Халльштатт». Кстати, интересный факт: эта деревня настолько понравилась в Китае, что там решили построить её копию на своей территории. Ниже хочу ещё раз напомнить, насколько красиво и атмосферно выглядит эта австрийская достопримечательность. ⤵️⤵️⤵️