Post content
⁃ Урыс телен балаларга өйрәтергә кирәкми, алар үзләре аны өйрәнәләр, алар болайда бөтен җирдә аны ишетәләр. Без үзебез дә заманча контентны урыс теле аша алабыз. ⁃ Тел - ул үзе бер дөнья, күберәк телләр беләсең икән, эчке дөньяң бай була. ⁃ Баш мие өчен бу бик файдалы. ⁃ Мин үзем тел мәсәләсе буенча идеаль түгел, кайчандыр шулай ук әйтә идем "да зачем нужен этот татарский". Һәм һәрвакыт урыс телендә генә сөйләшә идем (моның турында отдельный пост булыр, телгә кайту посты) ⁃ Татар теле бай төрки дөньясы белән бәйли. Казахстанда һәм Төркиядә булганда телне белү миңа бик булышты. Ул менә шундый үзенчәлекле щит булып торды. Сиңа кеше икенчеләй карый башлый һәм бүтәнчә аралаша башлый. Һәм син икенче илдә булганда үзеңә карата төрле плюшкалар ала аласың. ⁃ Балалар алар нәсел дәвамчысы, алар үзләре түгел, алар үз нәселеннән гомер буе көч ала алалар. Тел үз нәселе белән берләштерә, бербөтен шәхес булырга ярдәм итә. Мин үзем моны күптән түгел генә сизә башладым, ул миңа чыннанда көч бирә. Бу чашкан дөньяда терәк булып тора.