Post content
Бер ел элек Төркиядә җир тетрәү булган иде. Без ул вакытта Мерсин шәһәрендә идек. Эпицентр бездән 250 км ераклыкта иде. Иртәнге сәгать 4тә улым уяна һәм йоклый алмый. Мин залда йоклый идем, ул минем янга килде, минем белән ятты, әмма берничә минуттан соң кабат әнисе янына, спальняга китте. Вакыт 4.17, мин караватның селкенүен сизәм. Мин башта Илдан караватны этә что ли дим, борылып карыйм, беркем дә юк. Аннары шкафка, киштәләргә карыйм, алар тегендә-монда йөриләр. Хатын спальнядан кычкыра. Мин алар янына керәм. «Җир тетрәү? Әйе. Нәрсә эшләргә? Белмим» Мин «хәзер, мөгаен, узар» дим, караватка утырам. Уза. Без ятабыз, телегада чатлар укый башлыйм. 30 секундтан кабат башлана, без нәрсә эшләргә белмибез, ятабыз караватка, ләкин озакка сузылмый, зинзилә тиз үтә. Чатларда чыгарга кирәк дип язалар. Без әйберләрне җыябыз һәм урамга чыгып китәбез. Бала бернәрсә дә аңламый, аның өчен бу ниндидер маҗара кебек. Без чыгып дусларыбызны эзлибез һәм бер катлы бинада төрекләр белән 2 сәгать утырабыз. Аннары без өйгә керәбез. Минекеләр йоклый, мин йокламыйм, что бы если что аларны уятырга һәм тиз генә урамга чыгарга. Балконга чыгам. Тән әле дә калтырый. Тегендә-монда йөри. Аннары мин дә иртәнге тугызларда йокыга китәм. Торгач, кибеткә бардык, иртәнге аш ашадык, әбитләр булды инде ул. 13.24 кабат тетрәүләр башланды. Бу юлы телефон хәбәр бирде, андроидларның шундый функциясе бар икән. Йорт тегендә-монда йөри. Тагын урамга чыгабыз. Дуслар белән очрашабыз һәм кафеда чәй эчергә утырабыз😊. У татар в любой непонятной ситуации - пей чай! Кстати, кафе янында төрек бабайлары, бернәрсә дә булмаган кебек, өстәл уеннары уйныйлар иде. Бездә паника, ә алар уйнап утыралар. Ярар, чәй эчтек, ашадык. Аннары шәһәрдә движуха башланды. Машиналар тыз-быз йөри, төрекләр шәһәр читендәге йортларына китә башладылар. SMSкылар килә башлады, сәгать 5тә кабатланачак дип. Без биш минутка өйгә керәбез һәм тагын чыгабыз. Сәгать биштә тусим кабат татарлар һәм төрекләр белән, бер катлы китапханәдә. Без җылынабыз һәм чәй эчәбез. 21.00 без өйгә керәбез. Әни яза, борчыла. Йоклама ди миңа. Минекеләр йоклый, мин йокламый, җир тетрәүләрне күзәтеп торучы приложениясен күзәтеп барам, һәм йокламас өчен телефонда теннис уйныйм. Ләкин 3.00 тирәсендә йоклап китәм. Шулай итеп, алдагы көннәрне без урамда үткәрәбез, квартирга кич белән генә керәбез һәм кергәч флешбэклар башлана, кабат җир тетрәү кебек тоела... Бу хис тагын бер ай дәвам итте, көн саен җир тетрәү кебек тоела иде, хәтта урамда булганда да. Көн саен хәбәрләрне карыйбыз, бөтен шәһәр гөҗ килә. Мерсинга зыян күрүчеләрне китерә башладылар. Без прямо диңгез янындак яшәдек. Анда палаткылар барлыкка килә башлады, аларда җимерелгән шәһәрләрдән килгән кешеләр яши башлады. Безнең хатын белән бер уй «зыян күргән кешеләргә ничек булышырга». Ләкин без чит илдә һәм әле бала белән булганга күрә, моны ничек эшләргә икәнен күз алдына да китерә алмадык. Кинәт тетрәүләр кабатланса, бу вакытта аерым булырга теләмәдек. Как говорится «умирать так вместе». Сүз уңаеннан, анда инде «әгәр йорт җимерелсә, шунда ук үлү яхшырак, аннан соң газапларда җимерекләр астында үлмәү яхшырак» дигән фикерләр килә башлады… Гомүмән, монда үлем белән диалог бик күп булды… Ярдәм турында әйткәндә, без дә кечкенә өлеш керттек. Татар диаспорасы белән акча җыйдык һәм зыян күрүчеләр өчен кирәкле әйберләр сатып алдык. Ике атна эчендә шулай шау-шу булды, аннары ул әкренләп басыла башлады. Әмма вакыт-вакыт вброслар булды, «җимерелгән шәһәрләрдән җинаятьчеләр качкан, һәм хәзер алар безнең шәһәргә килеп, кешеләрне талыйчаклар» дип. Без икебез дә хатыным белән на взводе, нәрсә эшләргә белмәдек, күп талаштык. Ике атна шулай үтте, йокы дигән әйбер вообще бетте. Ләкин әкренләп басыла башлады, һәм нәкъ шул вакытта тагын бер тетрәү булды. 20.00 тирәсе иде. Улымны душтан җуындырып чыгардым, хатын аны сөртә башлады, әнием шалтыратты, алар видео аша сөйләшә башладылар. Мин душ керәм. Башта көчле удар булды, аннары җир тетрәү башланды. Мин ваннадан шәрәтәй чыгып йөгерәм, хатыным Илдан белән идәндә карават янында яталар, әни боларның барысын телефоннан күзәтә. Ярый, бетә.