Post content
Без киенәбез һәм урамга чыгабыз. Подъездда кычкыралар, безнең йортка зыян күргән кешеләрне урнаштырдылар. Аларда паника, бездә дә паника башлана. Бөтен шәһәр на ушах. Бу төнне без анда йокламадык. Икенче көнне иртән генә кердек. Кояшлы көн иде, матур... Нинди контраст. Табигатькә моңсу түгел, ә без янабыз... Аннары берничә көннән соң кабат зинзилә булды, ләкин кечкенә. Аннары барысы да басыла башлады... Тагын бер кызыклы факт. Без бу әйберне хатын белән кайвакыт «о, нинди шәп, кызыклы маҗары кебек кабул иткән идек, движуха, приключения башланган шикелле. Кинога эләккән сыман булды бу… Вот аңгыра мозг а… Рәхмәт, бүтән мондый маҗара кирәкми... Бу постны язганда кире шунда эләккән сыман булды... Коточкыч һәм фаҗигале әйбер... Кайвакыт, хәзер дә бу вакыт-вакыт булып ала, бигрәк тә лифтта барганда, җир тетрәү башланган кебек тоела...