TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Post content
Post content
Ниһаять, бу спектакльны карадым… Сүз юк, йөрәккә үтеп керде... Тагын шулук фикергә килдем-һәрбер кешенең тормышы уникаль... Һәм шуны саклап киләсе килә, ләкин бу чыңга ашырлык әйбер түгел. Менә шул кызганыч... Җыясы иде әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның тормыш мизгелләрен һәм саклап калырга иде... Узган елны гына бер апабыз үзенең бабасы турында сөйләде, ничек ул 1917 елгы революция выкытында Питерда Зимнийны яулау процессында катнашты. Бу бит уникаль тарих… Һәм ул югалып бара… Аның турында кем тагын белер? Без, балары һәм бетте… Мөдәррис Әгъләмовның "Китә алмыйм" шигыре искә төшә.