TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← MinKin
MinKin avatar

TGINSIGHT POST

Post #129

@minkintrip

MinKin

Views155Post view count
PostedMay 705/07/2024, 09:48 AM
Post content

Post content

Кадерле китап сөюче дусларыбыз, татар әдәбиятына битараф булмаганнар, проектның башыннан ук безнең белән бергә булып, эшебезне хуплап торучылар - барчагыз белән дә зур шатлыгыбызны уртаклашабыз. Бүген 7 май көнне "Нәҗип"нең беренче басмасын кулыбызга алдык. Без чиксез шатбыз: китап матур, якты, җанлы, хәрәкәтчән килеп чыкты. Балалар өчен генә түгел өлкәннәр өчен дә менә дигән шәп бүләк булырдай! Якын арада китапларны сату нокталарына урнаштырып, адресларын язачакбыз. (Сез дә өлгер булырсыз дип ышанабыз, китапның тиражы - 500 данә) 🙏 Әлегә сезгә дә, үзебезгә дә рәхмәтләребезне белдерәбез. Татар китабы дөньясы тагын бер китапка байыды❤️ ——— Тыз-быз