TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Post content
Post content
Мин драматург буларак кеше сөйләгәннәрен тыңларга яратам, төрле җирләрдә. Тормышта үзем дә аз сөйлим, күберәк тыңлыйм. Кайвакыт таныш түгел кешегә берничә наводящий сораулар бирәсеңдә, алар сиңа бөтен гөмереңне сөйләп бирәләр. Шулай пьесыларда килеп чыккалый, мәсәлән "Базариада" пьесасы шулай туды, таксист миңа 40 минут эчендә үзенең тормышында булган почти әзер сценарий сөйләп бирде. Һәм мин шундый фикергә килдем, кызык булмаган кеше юк, хәрбер кеше ул уникаль тарих, галәм. Гомүмән, кеше гөмерендә булган вакыйгаларны саклап каласы килә...