TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Post content
Post content
📱«Telegram татарча» төркеме iOS платформасы өчен тәрҗемә эшен төгәлләде. Хәзер iPhone'нарда да Telegram'ның сыйфатлы тәрҗемә ителгән татарча интерфейсын кулланып була. 🇷🇺 Telegram'ның татарчага башка тәрҗемәләреннән аермалы буларак, әлеге вариант саф татарча белән хәзерге сөйләм теле арасында компромисс табарга тырыша. Моңа өстәп, тәрҗемәнең интерфейска сыямы-юкмы икәне кулдан тикшерелә. 📈 Тәрҗемәне башка платформаларга күчерү эше әлегә дәвам итә. Хәзерге вакытта TDesktop (компьютер) өчен тәрҗемә — 64%, macOS өчен 41% әзер. Android өчен тулы тәрҗемә беренчеләрдән булып август башында тәкъдим ителгән иде. Telegram'ны татарчага күчерү өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/tatar Фикерләшү әңгәмәсе: https://t.me/translation_tatar