TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← MinKin
MinKin avatar

TGINSIGHT POST

Post #33

@minkintrip

MinKin

Views187Post view count
PostedOct 810/08/2023, 07:18 AM
Post content

Post content

Кичә Каренина булды. Быел аңа биш ел була. Айга йә бер, йә ике тапкыр уйныйм. Иң авыры һәрвакыт спектакльга кереп китү һәм яңа хисләр белән уйнау. Ничек артистлар бер ролне 10, 15, 20 ел уйныйлар микән? Шаккатам, ничек шулай озак уйнап була микән берүк әйберне? Ләкин, кичә бер серен таба башладым. Аны әйткән булалар менә һәрвакыт яңа хисләр белән уйнарга кирәк. Әйтү җиңел ул, уйнап кара, ул энергияны алыргада кирәк бит әле каяндыр. Тем более хәзерге вакытта, стабильность булмаган вакытта, көчләрең икенче әйбергә китә... Так вот, партнерлардан һәм тамашачылардан күп тора. Алар сиңа эмоция бирә икән, син үзең шул хисләр белән заряжатся итәсең һәм ул сиңа канатлар бирә. Ролең совсем икенче яктан ачыла башлый, син көтмәгән яктан. Кичәгә артистларга һәм тамашачыларга зур рәхмәт. Кичә энергияләр белән алыштык, могҗиза булды.💙 Кем әле күрмәде Каренинаны, килегез, бу must see! Ноябрьдә уйныйячакмын, Алла бирсә, как раз спектакльның биш еллыгана.🙏