TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← MinKin
MinKin avatar

TGINSIGHT POST

Post #42

@minkintrip

MinKin

Views203Post view count
PostedOct 1610/16/2023, 04:36 PM
Post content

Post content

Иртән, Казан шәһәренең балалар мәйданчыгында өч аяклы эт тапканнар. Нигә? Чөнки бала аның аягын кискән. Нигә? Чөнки аңа әйткәннәр моны эшләргә. Нигә? Алар уйнадылар һәм ул җиңелде. Нигә? Чөнки уенның кагыйдәләре шундый һәм җиңелүче үтәргә тиеш. Нигә? Әгәр үтәмәсәң, козел отпущения буласың. Нигә? Чөнки җәмгыятьнең шундый кагыйдәләре. Нигә? Чөнки кешеләр хайваннар. Нигә? Чөнки кешеләр инстинктлар белән генә яшиләр. Нигә? Чөнки Ходай безне шулай тудырган. Нигә? Мин каян белим, үзеннән сора. Нигә? Хайваннардан сорап булмый. Нигә? Чөнки хайваннар сөйләшми. Нигә? Чөнки Ходай аларны шулай тудырган. Нигә? Кешеләр тыныч кына аякларын кисеп ташлый алсын өчен. Менә нигә.