TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← MinKin
MinKin avatar

TGINSIGHT POST

Post #45

@minkintrip

MinKin

Views115Post view count
PostedOct 2610/26/2023, 12:57 PM
Post content

Post content

Бүген Илданны садикка илткәч, әнигә кердем. Чәй эчергә әзерләгәндә кинәт балачак флешбэклары килде. Урамда болытлы, кар яткан, укырга икенче сменага барасы. Мин торам, ашыйм, музыка тыңлыйм, кино карыйм, һәм мәктәпкә китәм. Сезнеңдә шулайдыр, яшисең гади тормышың белән, үзеңнең проблемаларың белән, ә аннары кинәт шулай уйга батасың. Моңсу... Монда яраткан кинодан “In the Mood for Love” цитаталары туры килә. "Ул бу үткән елларны пычрак тәрәзә пыяласына караган кебек искә төшерә: нәрсәдер күренә, әмма аңлаешсыз." "Үткәнне уйда күрергә мөмкин, ләкин тиеп аңа булмый".