TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← MinKin
MinKin avatar

TGINSIGHT POST

Post #94

@minkintrip

MinKin

Views99Post view count
PostedNov 1711/17/2023, 12:34 PM
Post content

Post content

Кариев театры 😚🙂🙃🙂😳-😳😉😚га чакыра! Монысы тагын нинди мөгез чыгару инде, дисезме? Хәзер аңлатабыз. Билгеле булганча, быел без татар телендә иҗат итүчеләр өчен I «КАРАШ» инсценировка мәктәбен оештырдык. 17 егет һәм кыз драматургия нигезләрен үзләштерде һәм, үзләренә ошаган әсәрне сайлап, инсценировканың беренче сәхнәләрен язды. КАРАШ-Шоу – шушы мәктәпнең финалы ул. Спойлер: нәтиҗәләр без уйлаганнан да яхшырак килеп чыкты! 21 нче ноябрь 16:00 сәгатьтә Кариев театрының зур залында Татарстанның бөтен театр дөньясы җыелачак. Театр җитәкчеләре, режиссерлар, артистлар, композиторлар, рәссамнар, тәнкыйтьчеләр һәм, әлбәттә, тамашачылар тавыш бирү ярдәмендә иң яхшы инсценировкаларны ачыклаячак. Җиңүчеләрне сенсацион бүләкләр көтә!😙 Татар драматургиясендә яңа исемнәр кемнәр алар? Бу кич барысын да хәл итәчәк... Керү ирекле. #караш