TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Back to channels
ЛЕНАР ЗАРИПОВ avatar

TGINSIGHT CHAT

ЛЕНАР ЗАРИПОВ

@zaripov_lr

Politics

Официальный канал Главы Актанышского муниципального района РТ

Subscribers1,140Current channel subscribers
Tracked posts1,003Indexed post count
Recent reach8,544Sum of recent post views
Recent posts

Recent posts

Page 1 of 84 · 1,003 posts

Posted 6 days ago

Сабантуй бәйрәмен олылап, аңа тагын да ямь өстәп кайткан кунакларны, кайда гына яшәсәләр дә, эшләре, тормышлары белән туган җирләре йөзенә бары тик аклык кына өстәүче, безне сагынып кайтучы барлык якташларны, бәйрәмнең хаклы рәвештә иң түрендә утырырга лаек булган ветераннарыбызны, бәйрәмнең сәбәпчеләре булган игенчеләребезне Сабантуй бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сабантуйда алынган рухи күтәренкелек, бердәмлек һәм дуслык – уңыш бәйрәменә кадәр дәвам итсен, мул табыннар артында очрашырга язсын. Сабантуй бәйрәме сезгә күп сөенечләр китерсен, күңелегезне ачсын, тормышларыгызны ямьләндерсен иде. Барыгызга да чын күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!

486 views

Posted 6 days ago

Якынлашып килүче Сабантуй бәйрәме белән!

562 views

Posted 10 days ago

Бүген житәкчеләр белән басуларны карап чыктык. Механизаторларга, агроном-белгечләргә рәхмәт. Күп эш башкарылган. Игеннәр матурланып күтәрелеп килә. Сәламәт булып, исән-имин мул уңышын жыеп алырга язсын.

344 views

Posted 10 days ago

Барлык яшь райондашларыбызны көтеп алган жәйнең беренче көне һәм Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Ялларыгыз күңелле, файдалы, истәлекләргә бай узсын. Сәламәт булып, фажигаләрсез, жәйнең һәр көнен бары тик шатлыклы мизгелләр белән генә каршылап, яңа уку елына яңа көч туплап ял итәргә насыйп булсын! Бәйрәм белән!

712 views

Posted 11 days ago

Яшь шахматчыларыбыз Россия күләмендә узган зур турнирда, 56 регионнан килгән иң көчле командалар арасында 4 нче урынны яулады👍 Бу бик яхшы күрсәткеч! Молодцы! Балаларга, ата-аналарга, районда шахмат спортын югары биеклеккә күтәргән остазлары Фәһим абый Галимовка ихластан рәхмәт! Район шахмат мәктәбенең киләчәге бар. Алга таба да шушы югарылыкны тотып, яңадан-яңа жиңүләргә ирешергә язсын!

710 views

Posted 13 days ago

Әлем авылы мәктәбе коллективын, бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган лаеклы ялдагы укытучыларны ихлас күңелдән уку йортының ярты гасырлык юбилее белән тәбрик итәм! Бүген бик матур, тирән эчтәлекле чара узды. Киләчәктә дә, куйган максатларга ирешеп, үсеп килгән буынга дөрес тәрбия биреп эшләргә язсын!

731 views

Posted 14 days ago

Районыбызның яшь шахматчылары Россиякүләм турнирда Татарстан Республикасы данын яклый. 👍 Егет-кызларыбызга, тренерлары Фәһим абый Галимовка уңышлар телибез! Молодцы!

275 views

Posted 15 days ago

Корбан ашын әзерләүдә хезмәт куйган һәркемгә, техникум студентлары, пешекчеләребезгә, килгән барлык райондашларыбызга ихластан рәхмәт. Чалган корбаннарыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын.

1,130 views

Posted 16 days ago

Хәерле бәйрәм иртәсе белән! Изге Корбан гаетендә ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын. Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын. Корбан гаете мөбарәк булсын!

734 views

Posted 16 days ago

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Кадерле укучылар, сез бүгеннән олы тормыш юлына аяк басасыз. Балачак белән хушлашып катлаулы да, имтиханнарга, сынауларга бай юлны узганда, үзегезне бу тормышта табып, белем алуны дәвам итеп, сайлаган һөнәрегездә уңышларга ирешүегезне телим. Мәктәп биргән белем барлык максатларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Үз – үзегезгә ышаныгыз, куелган бурычлар өстендә тырышып эшләгез, авырлыклар белән очрашканда төшенкелеккә бирелмәгез һәм барысы да сезнең яхшы булачак!

855 views

Posted 19 days ago

Бүген Күжәкә авылында якташыбыз Наилә Вәлиева-Хәкимованың иҗатына багышланган «Күңел моңнарына уралып» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Шагыйрәбезнең сугыш чоры балалары, ачы язмышлар турында язылган «Кунел моңы» исемле китабы тәкъдир ителде. Авыл өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды ул. Чараны оештыручыларга, барлык катнашучыларга ихластан рәхмәт. Ә Наилә ханымга киләчәктә дә ижат белән янып, ялкынланып яшәргә насыйп булсын. 👍

945 views

Posted 19 days ago

Бүген Әжәкүл авылында тагын бер иман йортыбыз үз ишекләрен ачты. Актаныш районында 58 нче мәчет бу. Аны төзүдә ярдәм күрсәткән барлык райондашларыбызга ихластан рәхмәт. Игелекләре үзләренә изгелек булып әйләнеп кайтсын. Иман йортында азан тавышы тынмасын.

1,060 views
123•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384
PreviousPage 1 of 84Next