Хабардың мазмұны
Бик авырткан урынга кагылдык бит. Димәк, актуаль мәсьәлә. «Милли тарих урынына бернәрсә дә тәкъдим итмисез» диючеләргә #academia@mektupler теглы постларга игътибар итәргә чакырам. Бу пост та шул ук тег белән килә. Әлеге китап турында инде берничә тапкыр язып чыккан идем. М. Кемпер хезмәтендә милләткаһарманнары / мәгърифәтчеләре / хадимнәре парадигмасыннан читләшеп, танылган шәхесләрнең әсәрләрен когерент ислам дискурсы аша анализлый. Тикшеренү ягыннан бу отышлырак ракурс, чөнки Идел-Урал тарихын гомум мөселман контекстына куеп карау бик күп «тонык» урыннарга төс кертә. Ә милли ракурс еш кына ул тонык урыннарны тураклап, краеведениегә әйләндереп, «милләт» белән «хакимият» көрәше итеп сурәтли. Мөселманнар Идел-Урал тарихын шактый вакыт Болгар тарихына бәйли торган булган (халыкта иң популяр булган әсәрләрнең берсе – Хисаметдин әл-Мөслиминең бик бәхәсле «Тәварихы Болгария» хезмәте. Анда Болгар иленә ислам динен сәхабәләр алып килгән дип әйтелә). Баштарак Идел-Урал тарихы, башлыча, Болгар иленең локаль суфыйчылык традициясеннән аерылгысыз рәвештә карала. Альтернатив карашны беренчеләрдән булып Шиһабетдин әл-Мәрҗани тәкъдим итә. Ул Болгар тарихын гомумислам контекстына куя, ислам дөньясындагы башка чыганакларны җәлеп итеп, Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенә чыга һәм ислам кабул итүнең башка вариантын бирә, тарихта «Болгар → Алтын Урда → Казан» сызыгын сыза (!) һәм әүвәлгеләрдән булып «башкортлар»ны [ямьсез сүзләр белән каплап] халык буларак аера. Әл-Болгари җәмәгате «бүленә» башлый. Мәрҗанигә хәзер һәйкәл тора. Юк, мин Мәрҗани хәзрәтләрен, рәхимәһуллаһ, сүкмим. Аның фикерләренә милләт тарихында зур әһәмият бирелүен ассызыклыйм. Шулай да аның милләт концепциясе гомумислам контекстына куела – моңа да күз йомарга ярамый. Инде Мөслими дә, Мәрҗани дә хәлифәлек башкаласы Багдадны яулап алган «татарларны» ата-бабалары дип әйтми. Шуннан ни? Ислам / милләт дискурсы кешеләрнең үзбилгеләнүендә ничек чагыла? (Күргәнебезчә, алар чагыла.) Моннан без мөселман субъективлыгы төшенчәсенә чыгабыз. Что же нам делать с мусульманской субъективностью?