Хабардың мазмұны
Милли интеллигенциядән һаман да «схоластик муллалар» дигән сүзтезмәне ишетергә туры килә. Кемнәр соң алар? Шушы, һичшиксез, пейоратив төшенчәдән баш тартып, Дж. Пикетт ул муллаларны Polymaths of Islam дип атый. Алар бик күп төрле гыйлем ияләре булган – һәм ул гыйлемнәр без күнеккәнчә «дини» белән «дөньяви»га бүленмәгән. XIX–ХХ гасыр башында ислам дөньясында иң зур гыйлем мәркәзләре булып хәлифәлек пайтәхете Истанбул һәм... Бохара-и Шәриф саналган (кайбер хисаплар буенча Бохарада мәдрәсәләр саны Истанбулга караганда да күбрәк булган). Яңадан-яңа традицияләр ясалып торуы белән миллилекнең чагыштырмача яңа концепт булуында һичбер шөбһә юк. Без мәңге, яисә «традицион» дип уйлаган бик күп нәрсәләр күптән түгел генә – соңгы ике йөз елда гына – шундыйга әверелә. Бүген күп кенә фән тармаклары «секуляр» мәдәниятне диннән аерып күрсәтә. Нәтиҗәдә фарсы/төрки шигъриятен «сәнгать» өлкәсенә кертеп, аңа «схоластик дин»не тәшкил иткән гарәп текстларының өстәмәсенә кебек карыйлар. Тик ул чордагы галимнәр өчен андый каршылык гомумән булмаган. Безнең ул өлкәләрне аерырга тырышу, Бохара мәдрәсәләрендә схоластиканы гына күрү модернистик фикер йөртүгә бәйле. Фикерләребезгә юнәлеш биреп торган шушы модерн категорияләреннән китеп буламы? Әгәр фарсы (Persianate) мәдәнияте «Иранның милли мәдәнияте»нә тәңгәл килмәсә, нәрсә була соң ул? Ни өчен һәрбер укымышлы кешегә гарәп, фарсы, төрки телләрне белү мөһим булып торган? Бу сорауларга җавап бирер өчен, «бик яхшы мәгълүм» әйберләргә без берни дә белмәгәндәй карарга тиешбез. Persianate (фарсы) даирәсе – нинди дә булса этнос, милләт, хәтта бер телгә дә тоташып калмый. Ул Иран императорлыгының калдыгы да, «уйдырма җәмгыять» (imagined community) тә булмаган. Фарсыча һәм төркичә язылган хезмәтләрдә ислам, гарәп текстларындагы кебек үк, бик әһәмиятле урынны биләп торган. Моны хатасыз тасвирлар өчен, Бохарада яшәгән галимнәрнең телендә, аларның төшенчәләрен кабул итеп сөйләшергә кирәк. Шулай итеп, Бохара тарихын татар/үзбәк/таҗик/гарәп/фарсының дини мирасына кертеп карар урынга, безгә белем җитештерүнең үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Бәлкем, бу китапны укыганнан соң «схоластик муллалар» дип азрак сөйләрбез. #academia@mektupler