Хабардың мазмұны
Әгәр дә ел сүзен сайларга кирәк булса, нинди сүзне сайлар идем икән? «Мәктүпләр» каналында 2024 нче милади елның сүзе – МИКРОТАРИХ булсын. Микротарих хакимият билгеләгән шартларда кешенең үз-үзен тотышын аңларга, аңлатырга тырыша. Микротарих кешене сайлау ясарга сәләтле, тарихта үзенең йогынтысын сизгән актор буларак күрә. Әлеге юнәлеш башка интеллектуаль традициягә – кешене «халык массасы», зур төркемнәрнең (милләт/өммәт/дәүләт) бер көчсез бөртеге, аларның пассив объекты буларак билгеләүгә каршы тора. Микротарих – ул метод та, оптика да. Бер кешенең тормышы, хәтта берәр кечкенә генә вакыйга – казус – аша кеше яшәгән җәмгыять турында бик күпне ачыклап була. Әлбәттә, мондый оптикада олы, күләмле, гомумиләштерүчән нарративларга таянып булмый, шуңа тарих челпәрәмә килеп меңләгән кыйпылчыкларга таркала. Милләт, өммәт, дәүләт тарихы бүтән бербөтен хикәяне тәшкил итми, алар арасындагы киеренкелек (бәлкем кемгәдер «кисешүләр» сүзе күбрәк ошар) яңа, продуктив тарихи күзаллауларны булдыра. Ул күзаллауларда гади кеше мөстәкыйль карарлар кабул итә ала торган акторга әйләнә. Андый акторның максатларын зур нарративлар аша гына, «милләт өчен», «дин өчен», «ватан өчен» дип кенә аңлатып булмый. Һәрберебез төрле контекстларда яши, безне берләштерерлек әйберләр күп тә, күп тә түгел сыман. Ничек кенә булса да, киләсе елда үзебезнең тетрәндерерлек вакыйгаларның мәхбүсе түгеллегебезне, ихтыяр көче сахибе булуыбызны тагын да яхшырак аңларга тырышыйк. #academia@mektupler