TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Мәктүпләр / مكتوبلر
Мәктүпләр / مكتوبلر avatar

TGINSIGHT POST

Post #1204

@mektupler

Мәктүпләр / مكتوبلر

Қараулар945Қараулар саны
Жарияланды1 ақп.01.02.2025, 22:28
Мазмұн

Хабардың мазмұны

Бүгенге көндә Россия мөселманнары тарихы (шул исәптән татар тарихы да) галимнәр арасында зур, бик кызыклы бәхәсләр уята – бигрәк тә чит ил академиясендә. Ни кызганыч, ул бәхәсләр бездә гомумән яктыртылмый диярлек. Бездә хәтта гуманитар өлкәдә белем алучылар да бу бәхәсләр турында белми кала – димәк, фикер алышуда катнашмый булып чыга. Ә ул фикер алышулар, баксаң, чыннан да бик четерекле, “болгармы без, татармы?”, “татар бетәме, юкмы?” темалары белән генә чикләнми. (Әлбәттә, безнең арабызда да свежий фикерләрен җиткерә белгән галимнәр бар – тик аларны я тыңламыйлар, я аңламыйлар, я дөрес аңламыйлар). Дини оешмаларыбыз да, күпме генә тырышсалар да, халыкара дәрәҗәдә танылырлык Россия мөселманнары тарихы буенча тикшеренүләр үткәрә алмый. Энҗе бөртеге булып торган берничә искәрмәне исәпкә алмаганда, күпчелек хезмәтләр 80 нче еллардагы совет нарративларын кабатлап тора, иң яхшы очракта позитивист (позитив түгел) “ачышларга” бай була, ә иң начар калыпларда милләткә мәдхия килеп чыга. Кыскасы, халыкара фәнгә якынаеп булмый һаман. Әлеге проблеманың чишелеше бар. 2020 нче елдан бирле НИУ ВШЭда “Мусульманские миры в России (история и культура)” магистратурасы эшләп килә. Программада Россия мөселманнары тарихына кагылышлы җитди дискуссияләр яктыртыла. Безнең (каналыбыз әбүнәчеләре) өчен, бу ата-бабалырыбыз яшәгән дәверләрне яңача, заманча, тарих фәненең барлык яңа шаукымнарына, методларына, сорауларына килештереп, төпләп өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. 3 нче февральдән башлап, 2025/2026 нче уку елында программага керүнең ике юлы ачыла: 1) “Раннее приглашение” бәйгесе. Әгәр дә сез бакалавриатны бетергән булсагыз, яисә бакалавриатның соңгы курсында укысагыз, сез дүшәмбедән башлап кирәкле документларны җыеп, программага заявка җибәрә аласыз. Бәйгене уңышлы узсагыз, сезгә инде яз көне үк программага кабул итү хаты киләчәк. 2) “Твой проект” бәйгесе. 18 нче февральгә кадәр гариза биреп, сез әлеге бәйгедә катнашкан мәлдә программада нинди темалар күтәрелгәнен, нинди эзләнү сораулары куелганын белә алырсыз. Ә җиңсәгез, сез шулай ук программага кабул ителү хатына ия булачаксыз. Кызыксыну булса, шушы ике чарада катнашырга чакырам! Әгәр дә барып чыкмаса, җәй көне документларны кабат, төп кабул итү кампаниясе чорында биреп булачак! Телеграм-канал: @muslimworlds_hse