Хабардың мазмұны
Ни гаҗәп, әлеге халәт мәгълүматны “качыру”га гына бәйле түгел. “Качыру” гына булса, архивларда актарынырга иренмәүчеләр ул “качырылган” тарихны табып, безгә бәян итәрләр иде... (иттеләр дә инде.) Җил тәк исеп кичсә ошбу рузгяр, Дөньяда калгай бу сүзләр ядкяр, – дип язган Мөхәммәдъяр. Әйе, Мөхәммәдъяр хәзрәтнең өметләре ахыр чиктә акланган (аның бәетен “Мәктүпләрдә” язып чыгарабыз бит. Ә менә теге онытылып калган фәлән хәзрәтнең мисрагъларын язып чыгара алмыйбыз). Мөхәммәдъяр өчен язма сүз – үзеннән-үзе ядкәр. Шулай да, менә бер сорау: востоковедлар, ә аннары миллият төзүчеләре тырышлыгы, инде ниһаять совет хөкүмәтенең рөхсәте булмаса, аның сүзләре безнең өчен шундый ук “ядкәр” булып калыр иде микән? Монда башкатыргыч бер мәсьәлә – “ядкәрләрне” ясау, җыю һәм куллану [шул исәптән “саклау”] мәсьәләсе тора. Архив – ул үткән замананың көзгесе түгел, ул хәзерге замана чагылышы. Чөнки: 1) сакланырга, кулланырга лаек документларны хәзерге буын билгели (“мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләр” – мәгърифәтчелекнең гүзәл бер концепты гына); 2) сакланып калган документлар берничә буын “иләге” аша үтеп безгә ирешә. “Архив” диеп дәүләт оешмаларын гына түгел, ә гомумән, тарихи чыганаклар сакланган һәртөрле репозиторийны атарга була. (Хәттә йөрәгемә якын “Сәхифәләребез” проектын да! Сүз уңаеннан, иганәче булыгыз) Күпме чыганак безнең өчен кадерле вә кыйммәтле булып, күпмесе безгә “кирәкми” булып чыга? Ә бит шул ук сорау безгә кадәр килгән буыннар каршында да торган. Күпмеләрне без бүген ишетмибез? Аларның эзләре (әсәрләре!) булса да, аларны замана җиле инде күптәннән бетереп ташлаган.